Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хыялы тормышка ашты

Педагогия көллияте студенты Ләйсән Әхмәтҗанова республикакүләм «Татар кызы - 2017» бәйгесендә җиңү яулаган. Зәй районы Имәнлебаш авылы кызы биредә өченче курста укый. Әти-әнисе иҗат кешеләре булгач, ул кечкенәдән шул мохиттә үсә, сәхнәдә чыгыш ясый. Ә биш яшендә Зәй районы күләмендә үткәрелгән «Зәй гүзәле» бәйгесендә җиңә. Шуннан соң аңа күп кенә...

Педагогия көллияте студенты Ләйсән Әхмәтҗанова республикакүләм «Татар кызы - 2017» бәйгесендә җиңү яулаган. Зәй районы Имәнлебаш авылы кызы биредә өченче курста укый. Әти-әнисе иҗат кешеләре булгач, ул кечкенәдән шул мохиттә үсә, сәхнәдә чыгыш ясый. Ә биш яшендә Зәй районы күләмендә үткәрелгән «Зәй гүзәле» бәйгесендә җиңә. Шуннан соң аңа күп кенә бәйгеләрдә, шул исәптән гүзәллек конкурсларында катнашырга насыйп була. «Созвездие-Йолдызлык»та - беренче урынга ия була, Зәйдә узган «Сабантуй гүзәле»ндә җиңә, Түбән Кама данын яклап, республика көллиятләре арасында узган бәйгедә иң яхшысы дип табыла. Һәм, ниһаять, күптәнге хыялы тормышка аша - республикакүләм «Татар кызы - 2017» бәйгесендә катнашып, «Иң серле кыз» исеменә лаек була.
Аның өчен бәйгенең иң авыры - көллиятләр арасында узганы. 38 кыз арасыннан финалга 11е чыга. Гүзәл затлар үзләре белән матур итеп таныштырырга, милли кием турында сөйләргә, Татарстан тарихы буенча сорауларга җавап бирергә, татар хатыннарының эш коралларын атап, аларның ничек кулланылышын аңлатырга, 10 минут эчендә чәчәк чигәргә тиеш була. Шулай ук кызларга төрле катлаулы ситуцияләр тәкъдим итеп, шулардан чыгу юлларын таба белүләрен сыныйлар. Мондый сынауларны үтәр өчен зур әзерлек, уңганлык, тырышлык кирәк.
«Татар кызы - 2017»гә аны педагогия көллияте укытучысы Фәйрүзә Галимова әзерли.
- Аңа бик зур рәхмәт. Ул миңа үз әнием кебек якын. Ике атна көне-төне әзерләндек, сәхнәгә ничек чыгарга, сорауларга ничек җавап бирергә - барысын да Фәйрүзә Әхсәновна аңлатты. Укытучым гына түгел, режиссерым да булды, - дип рәхмәтен белдерде Ләйсән.
Күптән түгел яулаган тагын бер үре - Түбән Каманың «Чибәркәй» бәйгесендә беренче урын алуы. Хәзер кыз конкурсларда башка катнашырга теләми, чөнки барлык хыяллары тормышка ашты. Алдагы планнар - көллиятне уңышлы гына тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү. Буш вакытларында пешеренергә ярата, шигырьләр ятлый.
Фото Л. Әхмәтҗанованың шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев