Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Гастрит кына димә...

«Гастрит» диагнозы хәзер олыларга гына түгел, яшүсмерләргә дә, хәтта башлангыч сыйныф балаларына да куела. Әлеге авыруның сәбәпләре турында Түбән Кама беренче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән сөйләштек. - Гастритның барлыкка килү сәбәпләре күп. Беренче урында, әлбәттә, туклану. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ризык дөрес сайлана. Ә менә...

«Гастрит» диагнозы хәзер олыларга гына түгел, яшүсмерләргә дә, хәтта башлангыч сыйныф балаларына да куела. Әлеге авыруның сәбәпләре турында Түбән Кама беренче балалар поликлиникасының беренче педиатрия бүлеге мөдире Рәфидә Коткова белән сөйләштек.
- Гастритның барлыкка килү сәбәпләре күп. Беренче урында, әлбәттә, туклану. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ризык дөрес сайлана. Ә менә әти-әниләр еш кына бала көен көйлиләр һәм ризыкның файдалысын түгел, нәкъ менә бала теләгәнен сатып алалар. Шактый сабыйлар тары һәм арпа боткасының хәтта нәрсә икәнлеген дә белмиләр.
Гастрит еш авырый торган балаларда да ачыклана. Салкын тигән, вирус йоктырган вакытта, табиб балага төрле дарулар, шул исәптән антибиотиклар билгели. Әлеге дәвалау терапиясе ашказанга тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
Шунысы да бар: гастрит нәселдән дә килә ала.
Тагын бер сәбәп - баланың психологик халәте. Мәктәптә уку авыр бирелсә, өй эше күп булса, ул гел борчылып тора.
Дөрес тукланмау, стресс, антибиотикларны еш куллану аркасында үт суы ашказанында калып, үз-үзен эшкәртә башлый. Нәтиҗәдә - гастрит, гастродеонит, хроник гастрит авырулары барлыкка килә. Вакытында дәваламау ашказаны җәрәхәтенә китерә. Бу диагноз 10-11нче сыйныф укучыларына да куела. Минем практикада ашказаны җәрәхәтенең хәтта 7 яшьлек балаларда да булганы бар.
Гастритны ачыклау өчен ФГДС (гастроскопия) үтәргә, корсак куышлыгын тикшертергә кирәк. Әмма озын трубканы һәр бала да йота алмый. Ә бу үңәчне, ашказанын, унике илле эчәкне тикшерү өчен кирәк. УЗИ бары тышкы проблемаларны гына ачыклый.
Гастрит диагнозы ачыкланганнан соң, бала исәпкә куела һәм дәвалау курсы уза: өч айга бер мәртәбә дарулар, витаминнар эчә, диета тота һәм ул сәламәт яшәү рәвешеннән читкә тайпылмаска тиеш. Болар барысы да ата-аналар ярдәме белән эшләнә, әлбәттә. Дәвалауның нәтиҗәлелеген контроль тикшерү күрсәтә. Әгәр хәле әйбәтләнсә, дәвалау курсы елына ике мәртәбә генә билгеләнә. Бу өч елдан алып биш елга кадәр вакытны ала. Нәтиҗәләр уңай булса, бала исәптән төшерелә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев