Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Җидегән чишмә» кичәсе Алмаз Хәмзинның юбилеена багышлана. Бүген язучы, артист, композиторны 70 яшь тулу уңаеннан котларга Казан кунаклары да килде. Якташыбыз иҗаты белән тамашачылар фойеда ук таныша алсын дип, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре «Җырлы гомер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләгән. Ташлык авылы китапханәсе, юбилярның туганнары белән берлектә, Хәмзиннар...

«Җидегән чишмә» кичәсе Алмаз Хәмзинның юбилеена багышлана. Бүген язучы, артист, композиторны 70 яшь тулу уңаеннан котларга Казан кунаклары да килде. Якташыбыз иҗаты белән тамашачылар фойеда ук таныша алсын дип, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре «Җырлы гомер» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләгән. Ташлык авылы китапханәсе, юбилярның туганнары белән берлектә, Хәмзиннар гаиләсе нәсел җебе турында архив материаллары туплаган. Түбәнкамалылар игътибарына тәкъдим ителүче тагын бер яңалык: әле генә басылып чыккан «Җидегән чишмә» китабы. Җыентыкны нәшер итүгә әзерләүдә Алмаз һәм Айдар Хәмзиннар зур хезмәт куйганнар.

***
29нчы мәктәптә Әниләр көнен төрле чаралар белән билгеләп үттеләр. Җыр, бию, музыкаль композияцияләр сәхнәдә рус һәм татар телләрендә барды. 3нче «З» классы, татар театр түгәрәге белән берлектә, Рафис Корбан әкиятләреннән өзекләр күрсәтте. Әниләр өчен иң дулкынландырганы технология дәресләрендә балалары ясаган кул эшләнмәләрен күрү булды.
***
Республиканың Милли китапханәсендә түбәнкамалылар чыгарган аудиокитаплар урын алды. Узган атнада шәһәребезнең «Җидегән чишмә» студиясе Казанда аудиокитапларны тәкъдим итү кичәсен оештырган иде. Ун диск кергән туплама фондка бүләк итеп тапшырылды. Чыгыш ясаучылар арасында китапта Г.Тукай шигырьләрен яңгыратучы Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов та бар иде. Марат Фәйрушин җырлавы кичәгә ямь өстәде. Мәдәният һәм мәгариф министрлыкларыннан рәсми вәкилләр дә килгән. Разил Вәлиев бу вакыйгага җәмәгать эшлеклесе буларак бәя бирде һәм аудиокитапка кертелгән әсәрләре турында да үз фикерен җиткерде.
***
76нчы балалар бакчасында татар матбугатына язылуга зур әһәмият бирелә. Бинаның икенче катында бик уңайлы уку почмагы оештырганнар һәм анда газета-журналларның һәр яңа саны белән танышып була. Киләсе яртыеллыкта «Туган як»ны гына түгел, республикада чыгучы башка басмаларны да алдырырга телиләр. Тәрбиячеләр, үзара киңәшеп, экология елын макулатура җыеп йомгакларга булганнар, ә кергән акча матбугатка язылуга китәчәк. Сумма җыелыр дигән өмет бар, чөнки бу башлангычка ата-аналар да бик теләп кушылган.
***
Педагогика көллиятенә «Көчле рухлылар» китап күргәзмәсе килә. Булачак укытучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү нечкәлекләренә студент елларда ук төшенергә тиеш. Инвалидлар ункөнлегендә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре бу темага язылган чыганакларга күзәтү ясарга әзерләнәләр. Көллияткә 4нче декабрьдә баралар.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев