Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Кунаклар көтәбез Күптән түгел Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Кытай Халык Республикасында булып кайткан иде. Эшлекле визит барышында җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек хезмәттәшлек турында килешүгә кул да куйган. Түбән Кама белән чагыштырганда, Мэйшань шәһәре - зур шәһәр. Анда 3 миллионнан артык...

Кунаклар көтәбез
Күптән түгел Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Кытай Халык Республикасында булып кайткан иде. Эшлекле визит барышында җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек хезмәттәшлек турында килешүгә кул да куйган.
Түбән Кама белән чагыштырганда, Мэйшань шәһәре - зур шәһәр. Анда 3 миллионнан артык кеше яши. Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булачак, дигән фикердә Айдар Метшин. Икътисади потенциал һәм мөмкинлекләр белән танышу максаты белән якын арада шәһәргә кытай делегациясе киләчәк.
Тораклы булдылар
49нчы микрорайонда төзелгән яңа йорттагы 15 квартирның үз хуҗалары бар инде.
Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 27нче йортта ятим балалар һәм шәһәр предприятиеләренең социаль ипотека буенча тораклы булган хезмәткәрләре яшәячәк. Квартирлар күбесенчә бер бүлмәле, зур һәм якты. Ремонты инде ясалган.
Бертавыштан
Укучылар мәктәпләрдә татар телен ирекле рәвештә өйрәнәчәк. Бу карар проекты Дәүләт Советында бертавыштан кабул ителгән.
Федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча ана теле дәресе атнага ике мәртәбә керәчәк. Әмма татар телеме ул, рус телеме - ата-аналар үзләре сайлый. Моннан кала, Татарстанда чуваш яки башкорт телен дә сайларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев