Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Шигъри тәлгәшләр

Моңайма Моңайма әле, башларыңны терәп, Ак күлмәкле каен кызына. Сихри көзләр сиңа бәхет теләп, Алтын түшәп куйган юлыңа. Кайгың булса, оныт син аларны, Салкын җилләр читкә таратсын. Балаларың сау- сәләмәт булсын, Бердәнберең өзелеп яратсын. Кайгырма әле, тормыш көзе диеп, Чәчләреңә чаллар кунганга. Балаларың, сөйгән ярың белән Сөен бергә гомер узганга....

Моңайма
Моңайма әле,
башларыңны терәп,
Ак күлмәкле каен кызына.
Сихри көзләр
сиңа бәхет теләп,
Алтын түшәп
куйган юлыңа.
Кайгың булса,
оныт син аларны,
Салкын җилләр
читкә таратсын.
Балаларың
сау- сәләмәт булсын,
Бердәнберең
өзелеп яратсын.
Кайгырма әле,
тормыш көзе диеп,
Чәчләреңә
чаллар кунганга.
Балаларың,
сөйгән ярың белән
Сөен бергә гомер узганга.
Шатлан әле
оныкларың кочып,
Дәү әнием
диеп торганга,
Алар өчен
җан бирергә әзер
Иң бәхетле
әби булганга!
Мирзанур Шәймурзин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев