Туган як

24 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2017 - 12:09
    Гаилә сәламәт булырга тиеш
    Түбән Каманың «Нур» мәчетендә һәр дүшәмбедә «Бала җәрәхәтләре. Алар әти-әнидән ничек күчә? Гаиләдәге гадәтләр моделен күчерү» темасына лекцияләр укыла. Бу дәресләрдә мәчет имамы, мөгаллим Рөстәм хәзрәт Һидиятуллин тарафыннан файдалы, тормышта ярдәм итәрлек мәгълүмат бирелә. Аның белән очрашып, шул хакта әңгәмә кордык. - Рөстәм хәзрәт, әлеге дәрес-лекцияләр нидән гыйбарәт? Аларның максаты...
    803
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:57
    Коръән уку бәйгесе узды
    Һәр елдагы күркәм гадәт буенча, быел да Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы оештырылды. Әлеге ярыш, моңа кадәр булганнарыннан бер ягы - «18+» номинациясе кертелүе белән аерылып торды. Димәк, балалар һәм үсмерләр белән беррәттән, Коръән уку бәйгесендә мәхәллә мөселманнары арасыннан теләге булган һәркемгә үз көчен сынау мөмкинлеге тудырылды....
    706
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:53
    Белем алдылар
    Түбән Кама мөхтәсибәте мәчетләрендә халыкка дини-әхлакый тәрбия бирүче мөгаллимнәрнең һәм мөгаллимәләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, махсус уку оештырылды. Шәһәр үзәк мәчетендәге ул дәрестә илледән артык укытучы катнашты. «Ислам фәннәрен укыту методологиясе» дигән темага лекцияне Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет»е мөгаллиме Абделмәлик (Дамир) Саттаров укыды. Аның чыгышы быел Татарстан мөселманнары Диния...
    635
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:50
    Бәйрәм белән, әниләр!
    Әниемнең исеме - Чулпан. Аның мәгънәсе искиткеч: «иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата. Әнием үзе дә йолдыз төсле матур, күркәм, өстәвенә бик уңган да. Ул төрле кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, сеңелләремә матур заколкалар ясый. Ул пешергән ашлар телне йотарлык. Безне - өч баланы тәрбияләү өчен күпме сабырлык кирәк! Һәр бәйрәмдә...
    865
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:46
    Изге теләкләр телим
    Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Нинди ягымлы сүз бу! Ул мине тудырган, минем беренче елмаюымны, беренче әйткән сүзләремне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүемне күреп шатланган. Исеме дә назлы һәм матур - Ләйсән - язнын беренче яӊгыры. Иртән әниемнеӊ ягымлы тавышын ишетүгә, «кызым» диеп дәшүгә, йокыдан уянам да күзләремне...
    942
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:40
    Бәйрәмгә әзерләнәбез
    Әниеңә чын бәйрәм оештырасың киләме? Ул шатланырлык, горурланырлык, онытмаслык итеп? Берничә киңәш бирәбез, ә син аларны исеңдә калдыр. Файдалы киңәшләр Иртән әниеңнән иртәрәк тор. Әниеңне уятмас өчен әкрен йөр, юкса сюрприз ясап булмаячак. Аның яраткан ашын әзерлә. Һич югында чәй, кофе яки сок әзерлә. Поднос белән йокы бүлмәсенә алып керсәң...
    674
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 10:36
    Бергәләшеп әниләргә бүләк ясыйк
    Иң зур бүләк - үз кулың белән ясаганы. Шуңа күрә сиңа Әниләр көненә открытка әзерләргә тәкъдим итәбез. Аны аппликация рәвешендә дә, коллаж формасында да, квилинг техникасында да ясап була. Иң мөһиме: эшләгәндә, открыткага күңел җылыңны да сал. Аның кадере бермәбер артачак. Фотолар avanak.ru сайтыннан алынды.
    1055
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 10:22
    Балаларны бәрдерәләр
    Шәһәрнең Вахитов урамындагы боҗрасы янында «Тойота» машинасы мәктәп укучысын бәрдергән. Көтелмәгән хәлдән югалып калган йөртүче хәтта тормозга басарга да өлгермәгән. Билгеле булганча, малай юлга светофорның кызыл уты янганда йөгереп чыккан. Автомобильдәге видеорегистратор яздырган кадрларда бу ачык күренә. Бала хастаханәдә авыр хәлдә ята. Атна башында Сөембикә урамындагы 60 нчы йорт каршындагы...
    636
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 08:47
    Гаиләдә кадерле кеше
    Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда... Һ.Такташ. Биш бала анасы булу бүгенге заманда зур батырлык таләп итә. Табу бер хәл: үстерү, тәрбияләү, укыту күпме вакыт, тырышлык һәм, әлбәттә, чыгымнар таләп итә. Моны Гөлназ Камалова яхшы белә. Әмма һәр баласы көтеп алган. Кияүгә чыкканда,...
    616
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 08:41
    Телебезне саклыйк
    Соңгы вакытларда татар теле турында шау-шу купкач, читтә каласым килмәде. Ничек читтә калыйм? Ул бит - күкрәк сөте белән кергән ана теле, бишек җыры белән баш миенә кереп калган тел. Мин кечкенәдән үк татар телен бик яраттым. Кызыл Чапчак мәктәбендә укыганда, «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрдем. Аның җитәкчесе Асия апа Таҗиевага...
    787
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 08:36
    Пенсия фонды уяулыкка өнди
    Соңгы вакытта Интернетның кайбер сайтларында СНИЛС яки паспорт мәгълүматы буенча шәхси иминият фондлары күчергән акча күләмен тикшерергә тәкъдим итәләр. Кеше СНИЛС яки паспорт мәгълүматларын яза. Шуннан сайтта «аңа керергә тиешле сумма» күрсәтелә. Нигездә, аның күләме 100 мең сум тирәсе дип языла. Аннары шатлыктан башы әйләнгән кешегә шәхси иминият компанияләре базасына...
    636
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 08:25
    Киләчәккә барсын гармун моңы
    Каенлы авылы мәдәният йортында үткән «Киләчәккә барсын гармун моңы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең төп герое да гармун булды. Бу көнне ул җырлатты да, биетте дә, елатты да. Төрледән төрле уен кораллары бихисап. Әмма татар кешесе, бигрәк тә авыл кешесе өчен гармуннан да якын уен коралы бармы икән?! Ул күңел төшкәндә...
    1112
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 08:11
    «Хәтер шәмнәре» кабыздылар
    Ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны бөтен дөньяда искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юлларда имгәнүләрне булдырмый калуга һәм кешеләрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген саклауга җәлеп итү максатында, бу көнне төрле чаралар оештырыла. Түбән Камада да юл-транспорт фаҗигасе корбаннарын искә алу буенча тематик акцияләр узды. Әйтик, «Гаилә» паркында...
    685
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 07:09
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар төркемнәре тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән даими уртаклашалар. Алар бу атнада ике көн рәттән уңышлы тәрбия алымнары буенча фикер алыштылар. Методик берләшмәдә татар төркемнәре белән эшләү юнәлеше өчен тәҗрибәле өлкән тәрбиячеләр Нурзия Мирхазова (39нчы бакча) һәм Ләйсән Хәйруллина (74нче бакча) җаваплы. Бу юлы оештыручылар, 49нчы балалар...
    0
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 06:49
    Саннар күп нәрсә сөйли
    Территориаль ведомствоара комиссия Түбән Кама муниципаль районында кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча үзенең эшен дәвам итә. Аның атна саен уздырыла торган утырышларында Түбән Кама предприятиеләрендә хезмәт хакы түләмәү очраклары тикшерелә, бюджеттан тыш фондларга иминият взнослары күчерүгә күзәтчелек һәм хезмәт хакларын легальләштерү мәсьәләләре карала. Ә инде саннарга күз...
    582
    0
    0
Реклама