Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Пенсия фонды уяулыкка өнди

Соңгы вакытта Интернетның кайбер сайтларында СНИЛС яки паспорт мәгълүматы буенча шәхси иминият фондлары күчергән акча күләмен тикшерергә тәкъдим итәләр. Кеше СНИЛС яки паспорт мәгълүматларын яза. Шуннан сайтта «аңа керергә тиешле сумма» күрсәтелә. Нигездә, аның күләме 100 мең сум тирәсе дип языла. Аннары шатлыктан башы әйләнгән кешегә шәхси иминият компанияләре базасына...

Соңгы вакытта Интернетның кайбер сайтларында СНИЛС яки паспорт мәгълүматы буенча шәхси иминият фондлары күчергән акча күләмен тикшерергә тәкъдим итәләр.
Кеше СНИЛС яки паспорт мәгълүматларын яза. Шуннан сайтта «аңа керергә тиешле сумма» күрсәтелә. Нигездә, аның күләме 100 мең сум тирәсе дип языла. Аннары шатлыктан башы әйләнгән кешегә шәхси иминият компанияләре базасына керер өчен билгеле бер күләмдә акча түләргә кирәклеге турында җиткерәләр. Янәсе, клиент счетына әлеге акча шунда ук күчәчәк.
Пенсия фонды җитәкчелеге игътибарлы булырга, мондый сайтларга кермәскә киңәш итә. Пенсия түләүләре турында дөрес мәгълүматны бары тик Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта гына табып була.
Белгечкә 45-33-09; 074; 40-07-40 номерлары белән шалтыратып яки www.pfrrt.ru; www.pfrf.ru сайтлары аша язылырга мөмкин. Пенсия күләме турында белешмәгә заказны 8-927-49-49-701 номерына смс хәбәр итеп җибәрергә кирәк. Дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинет ачып, исәп-хисап язуын Пенсия фондында, күп-функциональ үзәктә яки почтада расласагыз, Пенсия фонды хезмәтләрен электрон рәвештә дә алырга мөмкин.
Лариса СЕМЕНОВА,
Түбән Кама Пенсия фонды начальнигы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев