Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръән уку бәйгесе узды

Һәр елдагы күркәм гадәт буенча, быел да Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы оештырылды. Әлеге ярыш, моңа кадәр булганнарыннан бер ягы - «18+» номинациясе кертелүе белән аерылып торды. Димәк, балалар һәм үсмерләр белән беррәттән, Коръән уку бәйгесендә мәхәллә мөселманнары арасыннан теләге булган һәркемгә үз көчен сынау мөмкинлеге тудырылды....

Һәр елдагы күркәм гадәт буенча, быел да Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы оештырылды. Әлеге ярыш, моңа кадәр булганнарыннан бер ягы - «18+» номинациясе кертелүе белән аерылып торды. Димәк, балалар һәм үсмерләр белән беррәттән, Коръән уку бәйгесендә мәхәллә мөселманнары арасыннан теләге булган һәркемгә үз көчен сынау мөмкинлеге тудырылды.
Ярышта катнашучы малайлар һәм ир-егетләр - үзәк мәчеткә, ә кыз балалар һәм хатын-кыз-лар «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгенә җыелдылар. Жюри иң лаеклы һәм хөрмәтле мөселманнардан тупланган иде: ир-егетләр өчен - Казан шәһәреннән Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле Хәсән Хадия, Россия ислам университеты карамагындагы Коръән- хафизлар әзерләү үзәге директоры Абдурәшит Фәезов, шул үзәк мөгаллиме Баһадир Шакиров; ә хатын-кызлар өчен - мөгаллимәләр Илсөяр Гафиятуллина, Асия Хафизова, Хәмидә
Нәҗметдинова, Алия Камалетдинова.
Яшь үзенчәлегенә карап, дүрт төркемдә үткәрелгән Коръән уку бәйгесендә ир-егетләр арасында призлы урыннар түбәндәгечә булды: «Коръәнне яттан сөйләү» номинациясендә җиңүче - Абдулла Кашапов (Әхмәт Фәхретдинов - 2нче, Йосыф Баһаветдинов - 3нче урында). «Коръәнне карап уку» номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасында җиңүче - Йосыф Ярмөхәммәтов (Ильяс Сабитов - 2нче, Билал Җиһаншин - 3нче); 12-17 яшьлекләрдән җиңүче- Исхак Әгъләмов (Хәмзә Хәйбрахманов - 2нче, Мөхәммәт Әхмәтшин - 3нче); 18 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Рәсүл Хәйретдинов - җиңүче (Кәрим Хәсәнов - 2нче, Холзода Мухиддин - 3нче).
Кызлар һәм ханымнардан «Коръәнне яттан сөйләү» номинациясендә Айша Хәкимова җиңү яулады (Рания Хәйретдинова - 2нче, Камилә Газизҗанова - 3нче урында). «Коръәнне карап уку» номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасыннан Зәйнәп Хәйретдинова җиңүгә лаек булды (Зилия Йосыпова - 2нче, Әминә Хәйретдинова - 3нче); 12-17 яшьлекләрдән Айша Хәйбрахманова җиңде (Айша Зыятдинова - 2нче, Хәдичә Галиева - 3нче); 18 яшьлекләр һәм аннан зурраклар арасында Мәрьям Гарифуллина җиңүгә иреште (Фатыйма Әүхәдиева - 2нче, Эльвира Хафизова - 3нче).
Призлы урыннарга ия булучыларның һәркайсына шәһәребездәге зур сәүдә үзәкләреннән үзләре теләгән товарны сайлап алу мөмкинлеге бирә торган бүләк карталар тапшырылды. Моннан тыш, ярышта катнашкан йөзгә якын балага һәм олыларга киләсе ел өчен дини календарьлар һ.б. бүләк ителде. Күңелләргә рухи байлык өстәгән Коръән уку ярышында катнашучылар, бәйгене тамаша кылучы әти-әниләр, әби-бабайлар соңыннан җыелышып пылаулы, тәм-томлы табында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, бик озак гәпләштеләр.
Түбән Кама шәһәре
үзәк мәчете матбугат үзәге.
Фотоларда: ярыш мизгелләре.
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев