Туган як

Бәйрәм белән, әниләр!

Әниемнең исеме - Чулпан. Аның мәгънәсе искиткеч: «иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата. Әнием үзе дә йолдыз төсле матур, күркәм, өстәвенә бик уңган да. Ул төрле кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, сеңелләремә матур заколкалар ясый. Ул пешергән ашлар телне йотарлык. Безне - өч баланы тәрбияләү өчен күпме сабырлык кирәк! Һәр бәйрәмдә...

Әниемнең исеме - Чулпан. Аның мәгънәсе искиткеч: «иртәнге йолдыз» дигәнне аңлата. Әнием үзе дә йолдыз төсле матур, күркәм, өстәвенә бик уңган да. Ул төрле кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, сеңелләремә матур заколкалар ясый. Ул пешергән ашлар телне йотарлык. Безне - өч баланы тәрбияләү өчен күпме сабырлык кирәк! Һәр бәйрәмдә мин аңа бүләкләр әзерлим. Әниләр көненә исә аеруча әзерләндем, тырыштым. Бу бәйрәмдә бүләкләрне һәр әни дә алырга тиеш, дип уйлыйм. Иң әйбәте - кулдан ясалган булырга тиеш. Мин яраткан кадерле әниемә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, әтиебез Рафаэль белән бергә озак яшәүләрен телим. Бәйрәм белән сезне, әниләр!
Арыслан АНГАРОВ,
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
7нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: