Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Киләчәккә барсын гармун моңы

Каенлы авылы мәдәният йортында үткән «Киләчәккә барсын гармун моңы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең төп герое да гармун булды. Бу көнне ул җырлатты да, биетте дә, елатты да. Төрледән төрле уен кораллары бихисап. Әмма татар кешесе, бигрәк тә авыл кешесе өчен гармуннан да якын уен коралы бармы икән?! Ул күңел төшкәндә...

Каенлы авылы мәдәният йортында үткән «Киләчәккә барсын гармун моңы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең төп герое да гармун булды. Бу көнне ул җырлатты да, биетте дә, елатты да.
Төрледән төрле уен кораллары бихисап. Әмма татар кешесе, бигрәк тә авыл кешесе өчен гармуннан да якын уен коралы бармы икән?! Ул күңел төшкәндә юатучы, моңлы киңәшче, тормышка ямь, хезмәткә дәрт өстәүче, хәсрәтләнгәндә күңел юатучы, ялгыз калганда иптәш булган. Ул- әби-бабаларыбызның борын-борыннан килгән, яраткан уен коралы. Гармун моңы яңгырамаган концертларны концерт дип әйтеп буламы соң? Юкка гына мени йөрәге әрнеп:
Күңел төшеп, җаным өшеп,
Өйгә кайтып барышым.
Зур концертта ишетмәдем
Моңлы гармун тавышын, -
дип язган иде бер шагыйрь.
Кичәбезне, гармунга ияреп, тарих битләрен актарып башладык: яшьлектәге кичке уеннарны искә төшердек, Г.Әхмәтшинның «Тальян гармун» спектакле сугыш елларын күз алдына китерде, фронт юлларын үткән гармун белән очраштырды, С.Кадыйровның «Тальян гармун» хикәясе буенча куелган инсценировка гармун уйнарга теләп тә, акча юклыктан сатып алырга мөмкинлеге булмаган күпме язмышларны искә төшерде. Гармун белән гармунчының башыннан бик күп хәлләр үтте. Гармунчыны таяк белән суктырган, комсомолдан чыгарган, кара мунчаларда качып кына гармун уйнарга өйрәнгән, гармунны дөрләп янган утка аткан чакларны да хәтерли тарих.
Әлбәттә, авыл тарихын, авылыбызның оста гармунчыларын да искә алдык. Саный китсәң, бик күп алар. Элегрәк ике өйнең берсендә диярлек гармунчы яшәгән. Инде күпләре арабызда юк. Ләкин алар турындагы якты истәлекләр авыл халкы хәтерендә һәрчак яши.
Элек-электән авылда гармун-чы - егет солтаны булган. Кичәдә районыбызның алты авылыннан катнашкан уналты гармунчының да һәркайсы - егет солтаны. Нинди генә эштә эшләмәсеннәр, нинди генә хезмәт башкармасыннар - гармун, баян тотарга, кичләрен клубларда чыгыш ясарга вакыт тапканнар. Тоба авылыннан гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән аталы-уллы Риян һәм Марсель Мотыйгуллиннар, Рәйхан Нәфыйков, Расих Афзалов, Югары Чаллы авылыннан Разат Даутов, Байданкино авылыннан Галина Потапова, Кече Җирекле авылыннан Павел Федосеев, Түбән Уратмадан Альберт Мөбарәкшин һәм Айсылу Хаҗипова, Ташлык авылыннан Нурислам Исмәгыйлев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, Каенлы авылыннан әтиле-кызлы Исламия һәм Илфак Миниязовлар, яшь баянчы Илшат Мостафин чыгышларын дулкынланып та, сокланып та тыңлаган, караган тамашачы аларны алкышларга күмде. Алар башкарган көйләр, гармун, баян тавышы һәркемнең йөрәк кылларына кагылып, үткән яшьлегенә, балалык елларына алып кайткандыр.
Гармун һәм гармунчыга багышлап язылган йөзләрчә җырларның һәм шигырьләрнең иң матурлары яңгырады бу кичәдә. Аларны җырчыларыбыз Фәүзия Әхмәтшина, Разия Якупова, Дания Садыйкова, Ләйсия Әхмәтова, Фәнүсә Исмәгыйлева, Айрат Динмөхәммәтов, Нурислам Исмәгыйлев, Ринат Шәйхетдиновлар, «Хәтирә» һәм «Тальяночка» ансамбльләре күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкардылар. Биюче кызларыбыз дәртле биюләре белән кичәбезне тагын да ямьләде.
Киләчәккә дә барсын иде гармун моңы! Киләчәк буыннарның да иңнәренә кунып, халкыбыз моңнарын дәвам итеп уйнасын иде гармуннар!
Флера ГАРИПОВА,
Каенлы авылы китапханәчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X