Туган як

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары киштәдә тик ятмый. Тәкъдим итү кичәсендә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бүләк ителгән данәләрнең барысы да укучылар кулында. Аларда иҗат итүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә яңгырый. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнарын иң беренчеләр рәтендә тыңларга шәфкать туташы булып эшләүче актив укучы алган....

«Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары киштәдә тик ятмый. Тәкъдим итү кичәсендә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бүләк ителгән данәләрнең барысы да укучылар кулында. Аларда иҗат итүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә яңгырый. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнарын иң беренчеләр рәтендә тыңларга шәфкать туташы булып эшләүче актив укучы алган. Язучының язмышы ноябрь белән бәйле: 1886 елда Арча районы Ташкичү авылында туган һәм гомере өзелүе дә шул айга туры килә. Моннан нәкъ 80 ел элек 1937 елда кулга алына. Репрессия шаукымында нахакка гаепләнгән татар язучысы илле яшендә атып үтерелә.
***
8нче мәктәптә Хатип Касыймов иҗатына багышланган шигърият сәгате үтте. Чыгышы белән Болгар авылыннан булган якташыбызга быел 85яшь тулган булыр иде. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре махсус чара өчен «Яшәү, бәхет җырчысы» китап күргәзмәсе әзерләгәннәр. Чыганакларга күзәтү аша, каләм остасының тормыш юлы, «Туган як» газетасында бүлек мөдире булып эшләгән чоры, иҗади эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аның табигать белән хозурланып язган шигырьләре тирә-як мохиткә карата сакчыл караш тәрбияли. Чарага чакырылган 7-8 сыйныф укучылары мәгълүматны кызыксынып тыңладылар һәм шигырьләрен укуда үзләре дә теләп катнаштылар.
***
Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев авылдашларының нәсел тарихын өйрәнүне дәвам итә. Мансур ага туган ягы - Әлки районы Абдул Салман авылында яшәүчеләргә 34 нәсел агачы ясап биргән инде. Чираттагысын Казан дәүләт аграр университетыннан Эльмас Габбас улы Нуруллин өчен әзерли. 52 яшьлек профессорның әнисе шушы авылда яшәгән морза нәселеннән дип фаразлана. Шәжәрә остасы, архивта өйрәнгән мәгълүматларга нигезләнеп, әлеге нәсел җебен унбер буынга кадәр ачыклаган.
***
Үзәк китапханәдә «Сине уйлап» шигырь китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрергә җыеналар. Каләм тибрәтүче Елизавета Малова иҗаты түбәнкамалыларга яхшы таныш. Җыентык узган ел басылып чыкса да, китапханәгә шушы көннәрдә генә китереп ирештергәннәр. Аңа кереш сүзне Георгий Ибушев язган. Автор белән очрашу «Нефтехим» җәмгыятенең 50 еллыгы кысаларында әзерләнә һәм вакыты декабрь аена билгеләнгән.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: