Туган як

17 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 17 ноябрь 2017 - 11:07
    Шигъри тәлгәшләр
    Минем теләк Күзләреңдә диңгез төсе, Керфекләрең сөрмәле. Нинди гүзәл дия булыр Сине тәүге күргәне. Яңа туган Айга охшап Кыйгач кара кашларың. Тукталышта минем якка Шундый караш ташладың. Көтмәгәндә яшен яшьнәп Ток узды күк тәнемнән. Кочып кына алыр идем, Килсә әгәр хәлемнән. Үзенеке итәр иде Сине һәрбер күргәне. Моннан артык була...
    1070
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:48
    Үзеңне яратсаң, сине дә яратырлар
    Алсуга 10 яшь чагында әти-әнисе аерылыша. Шул чиккә җитәрлек булгач, нигә кушылышалар икән, дип елап күпме төннәр үткәндер. Аңа калса, әтисе дә начар кеше түгел иде кебек. Әни ни дисәң дә, әни инде ул. Сәбәбен әйтеп тормадылар, аерылыштылар. Әйтсәләр дә, бала күңеле нәрсә аңласын? Ялгышлык булган, янәсе. Шул көннән башлап...
    597
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:30
    Бурычлымын сиңа, әнием!
    Олыгаясың, ахры, әнием. Алтмыш биш яшең тулганчы: «Арыйм, балам», - дип әйткәнең юк иде әле. Быел килеп: «Картаям бит, улым, - дидең. - Сыерны да озаграк сава башладым... Зәй дә ерагайган кебек... Кулларым да әйбер авырлыгын тоя башлады...» Шул сүзләрне ишеткәч, үткән җәй Кызыл Чапчакка кайтканда авылдашларымның: - Әниең сылу...
    625
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:24
    Ике көндә – өч ярыш
    «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә башка районнарда һәм үзебезнең шәһәрдә үткәрелгән өч ярышта катнашырга өлгерделәр. Азнакайда татарча көрәш буенча танылган батыр Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган беренче яшьләр турниры узды. Анда безнекеләрнең дүртесе уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә Антон Рассказов (16нчы мәктәп) - беренче, Тимерхан Әмирханов...
    519
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:20
    Горурланабыз
    Венгриядәге Сомбатхей шәһәрендә өстәл теннисы буенча ачык беренчелек ярышлары тәмамланган. Россия яшьләре җыелма командасы составында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле, спорт мастеры Дарья Шадрина да булган. Кыз тугыз көрәшнең алтысында, шәхси ярышта дүрт мәртәбә җиңгән. Команда ярымфиналга кадәр җитеп, бронза медальгә ия булган. 18 яшьлек Дарьяның башка зур бүләкләре...
    610
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:09
    Керәшеннәр ни белән яши?
    Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Мамадыш районының Владимир авылында иҗат кичәсе узган. Туган авылына ул кайчандыр олы сәхнәгә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән мөгаллиме Миңгол ага Галиев белән кайткан. Концертны Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барган. Георгий Ибушев бик...
    1154
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 10:00
    Туганыбыз урынына күрдек
    «Сүрәкә» һәм «Асыл нәсел» ансамбльләре аккомпаниаторы Флүн Сөләйман улы Фазлыев 55 яшендә бу якты дөньядан китеп барды. Ул Актаныш районының Буранчы авылында туып-үскән. 1979 елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга кергән. Красный Ключта «Җимчәчәк» ансамблен оештыргач, Флүнне баянчы итеп чакырдым. Беренче очрашуыбыз шул булды. Һәм үкенмәдем: тырыш,...
    626
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 08:24
    Бәйрәмдә катнаштылар
    Түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп узды. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршында әйлән-бәйлән белән башланды, аннары фойега күчте. Биредә төрле күргәзмәләр оештырылган иде. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте күргәзмәсендә кунакларның игътибарын милли киемнәр кигән курчак-манекеннар, үзенчәлекле итеп милли стильдә бизәлгән өстәлдә чәй эчеп утыручы «татар хатын»ы җәлеп итте. Бәйрәм тамаша залында...
    541
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 08:18
    Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт
    Көз дә ахырына якынлашып килә. Кырда, бакчаларда эшләр бетте, уңышлар җыеп алынды, саклауга салынды. Авыл халкы үзе өчен үстергән җиләк-җимешен, яшелчәсен кайсын эшкәртеп, кайсын шул килеш базларына урнаштырды. Авылларда инде үрдәк, каз өмәләре гөрли, сугымга дигән эре мал симертелә. Җәйге киеренке хезмәттән соң, кышлык ризык әзерләнгәнгә куанып, туган-тумачаларның, дус-ишләрнең, күрше-күләннең...
    649
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 08:15
    Күрүчеләр юкмы?
    Түбән Камада Корабельная урамындагы эчке юлда («Домовой» сәүдә үзәге каршында) булган юл-транспорт очрагы шаһитларын эзлиләр. «ВАЗ-2109» яки «ВАЗ-2114» автомобиле (төгәл билгеле түгел) йөртүчесе юл аша тиешсез урында чыгучы 47 яшьлек ирне таптата. Зыян күрүченең тез буыны җәрәхәтләнгән. Җәяүленең юл кагыйдәләрен бозуын раслау өчен, машина йөртүченең һәм шаһитларның 8 (8555) 39-21-73,...
    515
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 08:10
    Полиция хәбәр итә
    Иш янына куш Билгесез адәм көпә-көндез пычак белән янап, «Наше пенное» кибетендә (Химиклар ур., 16в), сатучыдан кассадагы акчаны бирүен таләп иткән. Кыз булган 8000 сумны биргән. Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, кайнар эзләр буенча, 31 яшьлек ир кулга алынган. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шунысы да бар: талаучы...
    498
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 08:07
    Форумга рәхим итегез
    Әти-әниләрне 23 ноябрьдә узачак «Булачак әни» II Гаилә форумында катнашырга чакырабыз. Сезне күңелле һәм файдалы программа көтә: гаилә психологы, педиатр, имезү һәм бала табуга әзерләү буенча үзәк белгечләре түләүсез консультация бирәчәк. Шулай ук декрет түләүләре һ.б. турында мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак. Боларга өстәп, әниләр үзләрен модель буларак сынап карый, төрле...
    552
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 07:58
    МИЛЛИ ХӘЯТ
    «Җидегән чишмә» студиясе аудиокитаплары киштәдә тик ятмый. Тәкъдим итү кичәсендә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә бүләк ителгән данәләрнең барысы да укучылар кулында. Аларда иҗат итүче нефтехимиклар һәм татар классиклары әсәрләре ике телдә яңгырый. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнарын иң беренчеләр рәтендә тыңларга шәфкать туташы булып эшләүче актив укучы алган....
    567
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 07:54
    Ятимнәргә ярдәм итәчәкләр
    20 ноябрьдә Түбән Камада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара узачак. Күпфункцияле үзәктә (Мәктәп бульвары ур., 2а) 13.00-15.00 сәгатьтә ятим һәм төрле сәбәпләр аркасында әти-әни тәрбиясеннән башка калган балаларга; әти-әни тәрбиясеннән башка калган баланы асрамага яки уллыкка алырга теләүчеләргә; инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны эчке...
    550
    0
    0
  • 17 ноябрь 2017 - 06:50
    Җаваплылыкка тартылганнар
    ТР Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен тикшерүне тәмамлаган. Исегезгә төшерәбез: тикшерү эше түбәнкамалы Илназ Пиркин йорт түбәсеннән сикереп һәлак булгач башланган. Фаҗига 19 октябрьдә булган. 22 яшьлек егет үзенә кул салуда полиция хезмәткәрләрен гаепләгән. Сикерер алдыннан Илназ сөйгән кызына барысын да тәфсилләп сөйләгән видеоязма калдырган....
    581
    0
    0
Реклама