Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Иш янына куш Билгесез адәм көпә-көндез пычак белән янап, «Наше пенное» кибетендә (Химиклар ур., 16в), сатучыдан кассадагы акчаны бирүен таләп иткән. Кыз булган 8000 сумны биргән. Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, кайнар эзләр буенча, 31 яшьлек ир кулга алынган. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шунысы да бар: талаучы...

Иш янына куш
Билгесез адәм көпә-көндез пычак белән янап, «Наше пенное» кибетендә (Химиклар ур., 16в), сатучыдан кассадагы акчаны бирүен таләп иткән.
Кыз булган 8000 сумны биргән. Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, кайнар эзләр буенча, 31 яшьлек ир кулга алынган. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шунысы да бар: талаучы элек тә хөкем ителгән. Аның намусында - янап акча алу; коралны закон-сыз рәвештә сатып алу, коралны саклау, сату һәм йөртү.
Белсәң, шалтырат
«Үлем белән сату иткән урын турында хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы башланды. Ул 24 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе гражданнардан наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында хәбәр итүләрен сорый. Мәгълүмат тикшереләчәк, хокук бозучылар җәзага тартылачак. Анонимлык гарантияләнә. Эчке эшләр идарәсе телефоннары: 02; 49-25-02; 49-25-03. Смс хәбәрләр өчен «ышаныч» телефоны 8 (987)290-50-02. Кәрәзле телефоннардан МТС челтәре аша 8(8555)400-200 яки 102, МегаФон челтәре аша 02 яки 020, Билайн челтәре аша 002, НСС челтәре аша 020 номерына шалтыратып була.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев