Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ике көндә – өч ярыш

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә башка районнарда һәм үзебезнең шәһәрдә үткәрелгән өч ярышта катнашырга өлгерделәр. Азнакайда татарча көрәш буенча танылган батыр Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган беренче яшьләр турниры узды. Анда безнекеләрнең дүртесе уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә Антон Рассказов (16нчы мәктәп) - беренче, Тимерхан Әмирханов...

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр узган ял көннәрендә башка районнарда һәм үзебезнең шәһәрдә үткәрелгән өч ярышта катнашырга өлгерделәр.
Азнакайда татарча көрәш буенча танылган батыр Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган беренче яшьләр турниры узды. Анда безнекеләрнең дүртесе уңышка иреште: үз авырлык үлчәүләрендә Антон Рассказов (16нчы мәктәп) - беренче, Тимерхан Әмирханов (медицина колледжы) - икенче, Эдуард Юнысов (15нче мәктәп) һәм Айдар Хәсәнов (нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы) өченче призлы урыннарны алдылар. Аларның бу уңышында тренерлары Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур.
Әлки районының Базарлы Матак авылында, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, 2001-2003 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча республика турниры үткәрелде. Анда малайлар гына түгел, кызлар да катнашты. Тренер Олег Егоровның иң сәләтле шәкертләреннән берсе - 13 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Сабина Баһаветдинова кызлар арасында үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.
Үзебезнең спорт комплексы да буш тормады - якшәмбедә дзюдо буенча Көрәш көне узды, анда шәһәребездән һәм Кама Аланыннан барлыгы 62 яшь дзюдочы көч сынашты. Җиңүчеләргә һәм приз ияләренә, грамоталар белән бергә, тәмле бүләкләр дә тапшырылды.
«Шинник» спорт комплексы матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев