Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җаваплылыкка тартылганнар

ТР Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен тикшерүне тәмамлаган. Исегезгә төшерәбез: тикшерү эше түбәнкамалы Илназ Пиркин йорт түбәсеннән сикереп һәлак булгач башланган. Фаҗига 19 октябрьдә булган. 22 яшьлек егет үзенә кул салуда полиция хезмәткәрләрен гаепләгән. Сикерер алдыннан Илназ сөйгән кызына барысын да тәфсилләп сөйләгән видеоязма калдырган....

ТР Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләрен тикшерүне тәмамлаган.
Исегезгә төшерәбез: тикшерү эше түбәнкамалы Илназ Пиркин йорт түбәсеннән сикереп һәлак булгач башланган. Фаҗига 19 октябрьдә булган. 22 яшьлек егет үзенә кул салуда полиция хезмәткәрләрен гаепләгән. Сикерер алдыннан Илназ сөйгән кызына барысын да тәфсилләп сөйләгән видеоязма калдырган. Ул ниндидер җинаять эшләвен, аны кулга алган хокук сакчыларының башка җинаять очракларын да үз өстенә алдыру өчен аны кыйнаулары һәм җәзалаулары турында әйткән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Нәтиҗәдә, шәһәр эчке эшләр идарәсе начальнигы Роберт Хөснетдинов эшеннән азат ителгән. Өч полиция хезмәткәре кулга алынып, төрмәгә ябылган. Тикшерү күрсәткәнчә, законнарның җинаять-процессуаль нормаларын һәм норматив хокукый таләпләрен бозу очраклары булган. Хезмәт дисциплинасын бозу, кулга алу турында рәсми документ булмавы, тотылган кешене идарәдә озак тоткарлау сәбәпле, эчке эшләр органнарының дүрт хезмәткәре эштән азат ителгән.
Эшен тиешенчә башкармаган Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары вазифасы буенча түбәнгә төшерелгән. Үзе, ике урынбасары, тикшерү бүлеге начальнигы, участковыйлар хезмәте начальнигы һәм тагын 10 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Шушы көннәрдә ТР Югары суды Илназ Пиркинны җәзалауда, үз-үзенә кул салуга этәрүдә гаепләнеп кулга алынган өч полиция хезмәткәренең шикаяте буенча карар чыгарган. Адвокатлары аларны аклап, гаепләре булмавын дәлилләргә тырышсалар да, судья җәзаны шул килеш калдырган. Гаепләнүчеләр әлегә төрмәдә калачак.
Бу мәкаләне язганда оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге начальнигы Ринат Әхмәтшинның да кулга алынуы мәгълүм булды. Тикшерүчеләр фаразы буенча, Ринат Әхмәтшин зыян күрүче Николай Удиряковка һәм аның дустына басым ясаган.
НТР сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев