Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт

Көз дә ахырына якынлашып килә. Кырда, бакчаларда эшләр бетте, уңышлар җыеп алынды, саклауга салынды. Авыл халкы үзе өчен үстергән җиләк-җимешен, яшелчәсен кайсын эшкәртеп, кайсын шул килеш базларына урнаштырды. Авылларда инде үрдәк, каз өмәләре гөрли, сугымга дигән эре мал симертелә. Җәйге киеренке хезмәттән соң, кышлык ризык әзерләнгәнгә куанып, туган-тумачаларның, дус-ишләрнең, күрше-күләннең...

Көз дә ахырына якынлашып килә. Кырда, бакчаларда эшләр бетте, уңышлар җыеп алынды, саклауга салынды. Авыл халкы үзе өчен үстергән җиләк-җимешен, яшелчәсен кайсын эшкәртеп, кайсын шул килеш базларына урнаштырды. Авылларда инде үрдәк, каз өмәләре гөрли, сугымга дигән эре мал симертелә. Җәйге киеренке хезмәттән соң, кышлык ризык әзерләнгәнгә куанып, туган-тумачаларның, дус-ишләрнең, күрше-күләннең рәхәтләнеп кунакка йөрер, аралашыр вакыты җитеп килә.
Шундый муллык чорында, авыл халкы элек-электән шулай бер-берсенә кунакка йөрешкән. Бу йола безнең Каенлы авылы мәдәният йортында әле дә саклана. Без әледән-әле күршеләрне Кунаклашу бәйрәменә җыябыз. Быел безнең өчен бигрәк тә үзенчәлекле ел булды. Сентябрь башында капиталь ремонт төгәлләнеп, яңартылган мәдәният йорты һәм китапханә үзенең ишекләрен ачты. Кунакларны чакырып, мондагы матурлыкны күрсәтәсе килеп тора.
Бәйрәмгә Тоба авылыннан ызандаш күршеләребезне чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләрен күтәреп, гармун уйнап, сәламләү җырын җырлап килеп керделәр. Без дә аларны каршылау җырлары җырлап, хөрмәтләп каршы алдык. Бу бәйрәмдә кунакка йөрешү, күршелек, татар халык ашлары, авыл җирендә генә кулланылган хезмәт кораллары һ.б. турында татар халык авыз иҗатының күп кенә үрнәкләре - мәкаль-әйтемнәре, табышмаклары, җырлары, мәзәкләре кулланылды.Татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнадык, биеп-җырлап, җитезлектә, зирәклектә ярыштык. Һәр як үзенең талантын күрсәтте. Әзерләп килгән барлык ризыклар Татар халык ашлары елына багышланган күргәзмәгә куелды, «мич»тә бәлеш тә пеште, самавырлар кайнап утырды. Соңыннан күргәзмәдәге ризыклар белән бергәләшеп чәй эчтек.
Тобалылар, «кунак ашы - кара-каршы» дип, безне кунакка чакырып киттеләр.
Флера ГАРИПОВА,
Түбән Кама районы
Каенлы авылы китапханәчесе.
Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев