Туган як

11 август 2017 яңалыклары

  • 11 август 2017 - 13:39
    Сиринә сиреньнәре
    Шинчылар урамындагы 63нче йортта яшәүче пенсионер Сиринә Массарова инвалид улы Ринат белән үзенең тәрәзә каршындагы мәйданга сирень, шомырт, миләш һәм нарат агачлары утыртканнар иде. Аларның бу эше шушы йортта яшәүче балачагаларга тәрбия чарасы да булды. Алар агач үстерү-нең күп хезмәт таләп итүен, аларны сакларга кирәк-леген күзәтеп тордылар. Бу мәйданчык яшь...
    744
    0
    0
  • 11 август 2017 - 13:25
    Юмор хисе
    - Монда гәзиттә, юмор хисе булган хатын-кыз белән танышырга телим, дип язганнар. Башкасын әйтә алмыйм, әмма ул хис миндә бар кебек. Кәефем булганда, хатыннар белән чәй эчкәндә ник көлешмәскә ди. Сиңа шул гына кирәкме? Акча сорап аптыратмасаң, анысын гына ничек тә табар идем әле дим. - Нәкъ шулай, аны мин...
    680
    0
    0
  • 11 август 2017 - 13:21
    Ял иттек, тарихи урыннарны карадык
    Быел гаиләм белән Кырымда ял итү насыйп булды. Тернәкләнү һәм исәнлекне ныгытудан тыш, һәвәскәр тарихчы буларак, төбәкләрнең тарихы белән кызыксынганлыктан, үземә өстәмә өч максат куйган идем: Севастополь шәһәренә барып, андагы зур сугышлар булган урыннарны күреп кайтасым; Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайда булып, чал тарих вакыйгаларын күзаллыйсым; тугандаш кырым татарларын күреп, аралашып,...
    732
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:51
    Ничек йоклыйсыз?
    Психологлар фикеренчә, кешенеӊ йоклаганда сайлаган гәүдә торышы аныӊ холкы турында сөйли. Бу язма үз-үзеӊне яки якын кешегезне аӊларга ярдәм итәчәк. Корсакта йоклаучылар тиз кызып китүчән була. Алар үз гамәлләре өчен җавап тотудан курыкмый, еш кына эштә җитәкчелекне үз өстенә ала. Мондый кыяфәттә кыю һәм җаваплы кешеләр йоклый. Ә менә аяк-кулларын...
    721
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:44
    Якыннары илһам бирә
    Скрапбукинг - инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, кисемтәдән китап ясау дигәнне аңлата. Чынлыкта исә әлеге алым белән альбом һәм китаплар гына түгел, открыткалар, паспорт тышлыклары һ.б. ясала. Әлбәттә, моның өчен фантазия, матурлыкны күрә белү һәм тою, сабырлык кирәк. Рамилә Сафина скрапбукинг белән җиде ел элек таныша. Интернетта матур итеп бизәлгән үзенчәлекле...
    647
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:38
    Кемгә – шатлык, ә кемгәдер – артларыннан юасы
    Бер ата, баласы туу шатлыгына түзә алмыйча, хисләрен йорт диварында язу калдырып белдергән. Тик, беренчедән, рәссам түгеллеге әллә каян күренеп тора, икенчедән, биредә башка кешеләр яшәвен онытып җибәргән, ахры. Бала туган, хатын кайткан. Бәлки бу диварны юып алырга кирәктер? Хөрмәтле укучыларыбыз! Фотоларны үзегез дә җибәрә аласыз. Электрон адрес: tuganyk@yandex.ru
    772
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:27
    Уеннарның ниндиләре генә юк иде!
    Каенлы авылында да Сабантуй гөрләп үтте. Яңгыр явуга карамастан, халык таралмады: җырлады, биеде, уеннарда актив катнашты. Авылыбыз Сабантуенда шәһәр һәм район җитәкчелеге вәкилләре дә бар иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Биҗан улы Миңнуллин,Түбән Кама электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, муниципаль район башкарма...
    574
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:11
    Анорексия үлемгә китерергә мөмкин
    Яз җиттеме, гүзәл затлар җәйгә әзерләнә башлый: кемдер спорт залына ашыга, кемдер диетага утыра. Физик күнегүләр ясау һәм дөрес туклану, әлбәттә, бары уңай нәтиҗә генә бирә. Иң мөһиме: ябыгу уена бирелмичә, организмга зыян китермәү. Артык килограммнардан котылу өчен туктаусыз физик күнегүләр ясау, ач тору, ашказанын юдыру, ашаудан соң косу кебек...
    783
    0
    0
  • 11 август 2017 - 12:01
    Йөрәкне саклагыз
    Җәй башыннан дәваханәгә йөрәккан тамырлары авырулары белән килүчеләр арта. Моңа шулай ук һава шартлары да тәэсир итәргә мөмкин. Бу турыда Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсенең консультация-диагностика поликлиникасы кардиологы Алена БОРИСОВА сөйләде. - Инфаркт миокардының беренче билгеләрен истә калдыру мөһим - бу ашыгыч ярдәмне көткәндә үзегезгә беренче ярдәм күрсәтү өчен...
    698
    0
    0
  • 11 август 2017 - 11:58
    Хезмәтен хөрмәтләп
    Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсенең травматология бүлеге мөдире Виктор Сизинцевка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Виктор Владимирович (фотода уңда) табиб булып 25 ел эшли, 10 ел травматология бүлеген җитәкли. 2013 елдан гамәлгә ашырылучы «Югары технологияле медицина ярдәме» программасы нигезендә анда...
    611
    0
    0
  • 11 август 2017 - 11:51
    Өлкәннәрне тәрбиягә алучылар бар
    Шәһәребездә һәм авылларда ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз әби-бабайлар күп. Аларга кибеткә яки поликлиникага барып кайту гына түгел, өйдән чыгу да авыр. Шундый вакытта яннарында үзләрен тәрбияләрлек игътибарлы кеше булу бик кирәк. Бу - җитди мәсьәлә. Шуны исәпкә алып, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты тарафыннан «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә»...
    778
    0
    0
  • 11 август 2017 - 11:42
    Уртага салып сөйләштеләр
    Кама Аланында бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Анда соңгы өч ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таны-шып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында, шулай ук мәдәният, спорт, яшьләр белән эш өлкәсендә булган проблемалар турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре, барлык профильле өлкәләр җитәкчеләре дә катнашты....
    586
    0
    0
  • 11 август 2017 - 10:22
    Коммуналь хезмәтләргә түләү артты
    Газетаның узган санында без 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр артты дип хәбәр иткән идек. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин журналистлар белән очрашуда бу үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүмат бирде. (Яңа тарифлар янәшәсендә җәяләр эчендә элекке бәяләр күрсә-телгән). Салкын суның бер куб метры 23,71 сум торачак (22,90 сум), «водоотведение»...
    669
    0
    0
Реклама