Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ничек йоклыйсыз?

Психологлар фикеренчә, кешенеӊ йоклаганда сайлаган гәүдә торышы аныӊ холкы турында сөйли. Бу язма үз-үзеӊне яки якын кешегезне аӊларга ярдәм итәчәк. Корсакта йоклаучылар тиз кызып китүчән була. Алар үз гамәлләре өчен җавап тотудан курыкмый, еш кына эштә җитәкчелекне үз өстенә ала. Мондый кыяфәттә кыю һәм җаваплы кешеләр йоклый. Ә менә аяк-кулларын...

Психологлар фикеренчә, кешенеӊ йоклаганда сайлаган гәүдә торышы аныӊ холкы турында сөйли. Бу язма үз-үзеӊне яки якын кешегезне аӊларга ярдәм итәчәк.

Корсакта йоклаучылар тиз кызып китүчән була. Алар үз гамәлләре өчен җавап тотудан курыкмый, еш кына эштә җитәкчелекне үз өстенә ала. Мондый кыяфәттә кыю һәм җаваплы кешеләр йоклый. Ә менә аяк-кулларын бөгеп корсакта йоклаучыларны аӊлау авыр. Алар югалып калучан, алар өчен ниндидер карарга килү авыр. Шул ук вакытта зирәк һәм тапкыр булулары белән аерылып тора.

Яралгы (эмбрион) кыяфәтендә йокларга яратучылар бик хисчән, башкаларныӊ хәленә керә ала. Әмма мондый кешеләр еш кына тирә-юньдәгеләрдән «бикләнә». Тезләрен бөкләп ян белән ятучылар тыныч һәм сабыр була. Алар төрле үзгәрешләргә тиз җайлаша, ачу сакламый.

Аркада ятучылар теләсә нинди компаниягә җиӊел генә кереп, кешеләр белән уртак тел таба ала. Кире яклары - үзсүзле булулары. Аркада туп-туры ятучылар (солдат кыяфәте) тормыштан ни теләүләрен төгәл белә һәм икеләнмичә максатына таба бара. Алар үзләренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә таләпчән була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев