Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Анорексия үлемгә китерергә мөмкин

Яз җиттеме, гүзәл затлар җәйгә әзерләнә башлый: кемдер спорт залына ашыга, кемдер диетага утыра. Физик күнегүләр ясау һәм дөрес туклану, әлбәттә, бары уңай нәтиҗә генә бирә. Иң мөһиме: ябыгу уена бирелмичә, организмга зыян китермәү. Артык килограммнардан котылу өчен туктаусыз физик күнегүләр ясау, ач тору, ашказанын юдыру, ашаудан соң косу кебек...

Яз җиттеме, гүзәл затлар җәйгә әзерләнә башлый: кемдер спорт залына ашыга, кемдер диетага утыра. Физик күнегүләр ясау һәм дөрес туклану, әлбәттә, бары уңай нәтиҗә генә бирә. Иң мөһиме: ябыгу уена бирелмичә, организмга зыян китермәү. Артык килограммнардан котылу өчен туктаусыз физик күнегүләр ясау, ач тору, ашказанын юдыру, ашаудан соң косу кебек гамәлләр анорексиягә китерергә мөмкин.

Анорексия сүзе грек теленнән тәрҗемә иткәндә «аппетит юк» дигәнне аңлата. Бу авыру нигезендә нерв-психик тайпылыш, ягъни ябыгырга омтылу һәм тазарудан курку ята.

Ул хроник авырулар нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин:

- балаларда гипотоламус җитәрлек булмавы;

- Каннер синдромы;

- ашказаны системасы авырулары;

- бөерләрнең хроник авырулары;

- яман шеш;

- хроник авыртулар;

- стоматология авырулары;

- хроник инфекцияләр һ.б.

Анорексиягә үзәк нерв системасына тәэсир итүче, тынычландыручы, авыртуны басучы даруларны күп куллану, наркотик, амфетамин, кофеин белән мавыгу да китерә.

Бу мәкаләдә сүз психик тайпылышка китергән анорексия очраклары турында барачак.

Диетага утыру һәм ябыгу максаты куйган хатын-кызларның 15 проценты (күп очракта үсмерләр һәм яшь кызлар) ирешкән нәтиҗәләрне күрми башлап, үз-үзләрен белештермичә, һаман ябыгырга тырыша. Кызлар хәтта коры сөяккә калгач та үзләрен таза дип саный. Алар ашаудан курка. Беренчеләре диета тотып, ач торуның төрле алымнарын куллана. Икенчеләренең, киресенчә, туктаусыз ашыйсы килә. Алар күргән бар нәрсәне ашый, аннан шул ризыктан косып яки клизма ясап котылырга омтыла - бу булимия авыруы билгеләре. Анорексия һәм булимия белән модельләрнең 72 проценты җәфалана. Эчкече һәм наркоманнар кебек алар үз-үзләрендә куркыныч үзгәрешләрне күрми һәм авыруның җитди икәнлеген аңламый. Шунысы аяныч: чирлеләрнең 20 проценты үлә, шуларның яртысы үз-үзенә кул сала. Үлем сәбәбе: нигездә, организмның тулысынча көчсезләнүе сәбәпле, йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килү.

Нерв анорексия билгеләре:

- авырлык җитәрлек булуга карамастан, ябыгырга теләү, тазарудан курку,

- килеш-килбәте белән канәгать булмау,

- бертуктаусыз калорияләр санау, ашаганда үзеңне гаепле итеп тою,

- якыннарына «мин инде ашадым» яки «ашыйсым килми» дип кабатлау,

- ашау белән бәйле булган чараларга бармаска тырышу,

- психик яктан тотрыксызлык - агрессия, ярсып китүчәнлек,

- физик күнегүләр белән еш шөгыльләнү,

- ялгыз калырга омтылу,

- йокысызлык,

- дәваланырга теләмәү.

Физик билгеләр дә ачык күренә: гәүдә авырлыгы нормадан 30 проценттан кимрәк булу, тән тиресе кибү, мускуллар авырта башлау, чырай төссезләнү, туңа башлау, хәлсезлек, чәч коелу, мускул тукымасы зәгыйфьләнү.

Нәтиҗәсе дә көттерми: авыруда хәлсезлек барлыкка килә, аң югалту очраклары була, аритмия, күрем циклы бозылу күзәтелә ахыр чиктә йөрәк эшчәнлегенә зыян килә.

Анорексияне ачыклау авыр түгел, ә менә дәвалау шактый вакытны ала. Йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы (сердечная недостаточность) белән дәваханәгә китерелгән авыруга табиб минераль һәм витамин комплекслар билгели, аксымлы ризык ашау бик мөһим. Ул баш тарткан очракта дәва организмга инъекцияләр яки тамызгыч аша кертелә.

Әмма әлеге ысуллар беренче ярдәм буларак, хәлне җиңеләйтү өчен кулланыла. Алар анорексияне дәваламый. Авыруның якыннарына әлеге психик чирнең никадәр җитди икәнен һәм дәвалау курсын узу мөһимлеген аңлатырга кирәк. Тик туганнары риза булса да, авыруны күндерү күпкә авыр. Ул дәвалауны үз теләге белән узарга тиеш, мәҗбүр итү нәтиҗә бирмәячәк.

Күпчелек очракта авыруны стационар шартларда дәвалыйлар. Беренче бурыч - гәүдәнең авырлыгын кайтарырга, матдәләр алмашын җайларга. Шул ук вакытта кеше белән психолог та эшли. Яшүсмерләргә гаилә терапиясе киң кулланыла. Дәвалау курсы 1-3 айга сузылырга мөмкин. Тик менә бу халәтнең яңадан барлыкка килү очраклары еш була. Кайберәүләр психотерапевтта курс узып та «ычкыналар». Тулысынча савыгу очраклары аз. Шунысы да бар: анорексиядән котылу, киресенчә, тазаруга китерергә дә мөмкин.

http://www.krasotaimedicina.ru/diseases/zabolevanija_gastroenterologia/anorexia

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев