Туган як

Сиринә сиреньнәре

Шинчылар урамындагы 63нче йортта яшәүче пенсионер Сиринә Массарова инвалид улы Ринат белән үзенең тәрәзә каршындагы мәйданга сирень, шомырт, миләш һәм нарат агачлары утыртканнар иде. Аларның бу эше шушы йортта яшәүче балачагаларга тәрбия чарасы да булды. Алар агач үстерү-нең күп хезмәт таләп итүен, аларны сакларга кирәк-леген күзәтеп тордылар. Бу мәйданчык яшь...

Шинчылар урамындагы 63нче йортта яшәүче пенсионер Сиринә Массарова инвалид улы Ринат белән үзенең тәрәзә каршындагы мәйданга сирень, шомырт, миләш һәм нарат агачлары утыртканнар иде.

Аларның бу эше шушы йортта яшәүче балачагаларга тәрбия чарасы да булды. Алар агач үстерү-нең күп хезмәт таләп итүен, аларны сакларга кирәк-леген күзәтеп тордылар. Бу мәйданчык яшь агачлардан торган бакчага әверелде, агачлар арасын пион, лилия, ромашка, астра чәчәкләре бизи. Быел сортлы сирень беренче чәчәген күрсәтте.

Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү Ринатка зур шатлык биргән иде. Ләкин икенче көнне үк чәчәкләрне өзеп киттеләр. Бу хәл кешеләргә матурлык бирәм дип тырышкан Ринатны борчуга салса да, ул һаман ике чиләген тотып, чәчәксез калган сиреньнәргә су сибүен дәвам итә. Алар, икенче көнне үк бакча янәшәсендәге буш калган җирне казып, су һәм ком ташып, үсентеләр сатып алып, озын бер түтәл чәчәк утырттылар.

Сиринә бу йортта яшәүчеләрнең булышуына өметләнми, сорамый да, ул моны беркайчан да эшләмәячәк. Ринатның «Әни, тагын өзмәсләрме икән?» - дигән соравына ничек җавап бирергә дә белми. Ә йортта яшәүче пенсионер әбиләр, һәр кичтә 11нче йортлар ида-рәсе ясап куйган уңайлы утыргычларга утырып, Сиринә сиреньнәренә карап шатланып, әкрен генә Р.Яхинның «Сиреннәр хуш исләр тарата» җырын көйлиләр.

Бу тирәдә яшәүчеләргә гаҗәеп матурлык бүләк иткәннәре өчен Сиринәгә, Ринатка зур рәхмәт!

Фраһия ГАЛИМӘРДӘНОВА
пенсионер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: