Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Коммуналь хезмәтләргә түләү артты

Газетаның узган санында без 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр артты дип хәбәр иткән идек. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин журналистлар белән очрашуда бу үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүмат бирде. (Яңа тарифлар янәшәсендә җәяләр эчендә элекке бәяләр күрсә-телгән). Салкын суның бер куб метры 23,71 сум торачак (22,90 сум), «водоотведение»...

Газетаның узган санында без 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр артты дип хәбәр иткән идек. Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин журналистлар белән очрашуда бу үзгәрешләр буенча тулырак мәгълүмат бирде. (Яңа тарифлар янәшәсендә җәяләр эчендә элекке бәяләр күрсә-телгән).

Салкын суның бер куб метры 23,71 сум торачак (22,90 сум), «водоотведение» графасында бер куб метрның бәясе 17,49 сум дип күрсәтеләчәк (16,71 сум), җылылык белән тәэмин итү бер гкал өчен 1518,73 сум (1488,53 сум) түләргә кирәк булачак. Электр белән тәэмин итү 3,56 сумга кадәр (3,43 сум), газ белән тәэмин итү 5,48 (5,26 сум) сумга җиткән.

Торак хезмәтләре тарифлары 9,4 процентка арткан. Яңа бәяләр билгеләгәндә бәйсез экспертиза уздырылган. Биредә шулай ук банкларга түләнә торган өстәмә комиссия дә исәпкә алынган һәм бурычларны түләтү хезмәтен тоту чыгымы да кергән (башка шәһәрләрдә мондый хезмәт юк). Гомуми куллану урыннарын җыештыру хәзер - 2 процентка, ишегалларын җыештыру 2,4 процентка күбрәк - моны Денис Баландин матди чыгымнарның һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артуы белән аңлатты.

Подъездларга ремонт ясау, балалар уен мәйданчыкларын булдыру һәм җылылык сезонына әзерлекне исәпкә алып, торак биналарны ремонтлау һәм ишегалларын төзекләндерү бәясе 4,8 процентка арткан. «Без ел саен подъездларны төзекләндерәбез, - ди Денис Баландин. - Быел исә 228 подъезд яңартылачак. Шулай ук һәр идарәче компания ел саен 1-2 уен мәйданчыгы урнаштыра».

Үткәргеч-канализация челтәренә һәм үзәк җылыту системасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау тарифы 0,4 һәм 2,4 процентка арткан һәм шулай ук матди чыгымнарның һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артуына бәйле икән. Йорт эчендәге электр челтәренә техник хезмәт күрсәтү өчен 13,6 процентка күбрәк түләячәкбез (йортның ал ягын яктыртуны тәэмин итү, күп квартирлы йортлардагы подъездларда светодиод һәм оптик-акустикалы яктырткычлар кую эшләрен дә исәпкә кертеп). Лифттан файдаланучыларны шатландырыйк: 1 гыйнвардан тариф 10 процентка диярлек киметелеп, хәзер 3,75 сум тәшкил итә. Капиталь ремонтка 5,85 сум түләргә туры килер. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару тарифы бер кешегә норма буенча елына 1,75 куб метр исәпләнелеп, 7,8 процентка арткан, бу 41,29 сум булачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, бәяләр 4,5 проценттан да артыкка артмаска тиеш. Түбән Камада әлеге күрсәткеч 3,3 процент тәшкил итә. Шулук вакытта хезмәтләр җыелмасы Казан, Яр Чаллы, Әлмәт белән чагыштырганда түбәнрәк һәм бер квадрат метр өчен 95 сум чамасы чыга (мисал өчен, Әлмәттә - 107,34 сум).

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев