Туган як

Юмор хисе

- Монда гәзиттә, юмор хисе булган хатын-кыз белән танышырга телим, дип язганнар. Башкасын әйтә алмыйм, әмма ул хис миндә бар кебек. Кәефем булганда, хатыннар белән чәй эчкәндә ник көлешмәскә ди. Сиңа шул гына кирәкме? Акча сорап аптыратмасаң, анысын гына ничек тә табар идем әле дим. - Нәкъ шулай, аны мин...

- Монда гәзиттә, юмор хисе булган хатын-кыз белән танышырга телим, дип язганнар. Башкасын әйтә алмыйм, әмма ул хис миндә бар кебек. Кәефем булганда, хатыннар белән чәй эчкәндә ник көлешмәскә ди. Сиңа шул гына кирәкме? Акча сорап аптыратмасаң, анысын гына ничек тә табар идем әле дим.

- Нәкъ шулай, аны мин яздым. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, уйнап-көлеп яшәгән хатыннар күбрәк ошый миңа. Шаяртканны аңлый торган берәр чибәркәй очраса, бәлкем килешеп тә китәр идек дим.

- Ул кызык-мызыкларны үзем дә бик яратам. Кибеттә берәр сатучы алдый башласа: «Матурым, саташма, ыздача биргәнемне көтәсеңме әллә?» - дигәнемне сизми дә калам. Чибәрлегем бармы-юкмы, анысы турында сөйләп тормыйм, очрашкач күрерсең.

- Минем уйлавымча, юмор хисе булган хатын-кыз, һичшиксез, чибәр һәм акыллы булырга тиеш. Театр каршындагы һәйкәл янында очрашсак ничегрәк булыр? Ошамаса, паркта да танышып була, анда да бик күңелле диләр.

- Юк, паркта шикләндерә. Былтыр авылдан кунакка килгән Зарифа анда адашып кибет эзләп йөргән. Шунда: «Колагыңдагы алкаңны сал», - дип, ике малай килеп бәйләнгән. Каян белсеннәр ди алар Зарифаның фермадагы кырык килолы сөт бидоннарын бер кулы белән уйнатканын. Полиция килеп коткармаса, Зарифа ул малайларны нишләтер иде икән? Менә монысы кызык.

- Әйе, хисләндерә, бик үтемле итеп сөйләдең. Моның нәрсәсе кызыктыр, бик үк аңлап бетермәдем. Мин үзем әрләшми, начар сүзләр әйтми торган, көләч йөзле, шаян телле хатыннарны хөрмәт итәм. Әгәр син үзеңне шундый дип санасаң, рәхим ит, театр каршында очрашыйк алайса.

- Театрда булганым да юк, барырга җыенмыйм да. Уен-көлкене яратам, әмма көн туса, иргә ярарга тырышып, авыз ерып, ләббәйкә тотарга җыенмыйм. Дөресен әйтәм, ике ир белән яшәп карадым, белмим, нишләптер берсендә дә ул юмор хисе дигән нәрсә тапмадым. Әле дә хәтерлим, бервакыт токмач басканда, беренче ирем кичен салмыш килеш: «Нишлибез? Эшемнән кыскарттылар», - дип, авызын ерып кайтып керде. Шундук күзләрем яшьләнде, кәефем кырылды. Муеннан бурыч җыелган, ипотека түлисе бар, ирең эшсез калгач ничек яшәргә кирәк? Ирем артыграк кыланып ташлаганын үзе дә сизде ахыры: «Мине аңламадың, шаярттым гына, бүген беренче апрель», - дип, сүзне уен-көлкегә боргандай итте. Әмма соң иде инде. Каушавымнан кулымдагы уклау ялгыш кына тегенең яңагына тиеп китте. Ярый хатын-кыз судья туры килде, кемнең ничек шаяртканын бик тиз аңлады.

- Әйе, ирегез кәефегезнең чамалы вакытына туры килгән булып чыга.

- Нишлисең, шулайрак булды шул. Икенче иремне дә белер-белмәс шаярту гына харап итте. Кичен кер үтүкләп ятканда: «Карчык, синнән яхшырагын, яшьрәген таптым. Ничек уйлыйсың, бүген китимме, иртәгәме? - дип, бик кәефләнеп кайтып керде. Аны-моны уйламыйча: «Бүген китсәң, яхшырак булыр», - дип, ишеккә төртеп күрсәткәндә, кулымдагы үтүгем һич уйламаганда аның җилкәсенә ышкылып киткәндәй булды. Соңыннан бүлнискә баргач: «Ни дияр бу дип шаярттым гына, шуны да аңламаска...», - дигән аклануын тыңлап та тормадым. Шулай вакытлы-вакытсыз шаяртучылар адым саен, барысын да ничек аңларга кирәк?! Син әйткән ул юмор хисе миндә бармы-юкмы, анысын әйтә алмыйм, шул ике ирне исәпкә алмаганда, берәүнең дә зарланганы булмады. Яхшы кеше туры килсә, йөрәгем шундук төрле хисләр белән тула. Уйлап кара, сиңа кирәкле чибәркәй мин түгелме?! Кара аны, минем кебек хисле хатынны югалта күрмә. Йә, соңгы сүзеңне әйт, кайда ничек очрашабыз?

- Аңлашылды, ул хис дигәне синдә ташып тора. Шуңа бераз суына төшсәң, сиңа да миңа да яхшырак булыр дип уйлыйм. Монда ашыгырга ярамый. Әгәр онытмасам, бәлкем берәр елдан соң очрашырбыз. Кайда икәне билгеле, иң яхшысы - син йөрми торган театр каршындагы теге һәйкәл янында...

Илдар ХӘЙРУЛЛИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: