Туган як

25 октябрь 2016 яңалыклары

  • 25 октябрь 2016 - 06:11
    «Нур»лы бүләк
    Түбән Камада «Нур» мәчетен ачу тантанасы булды. Ул 2007 елда төзелә башлаган иде. Әлеге вакыт эчендә җәмгыятьтә барган күп кенә кыенлыкларга, шул исәптән кризиска да карамастан, анда төзелеш туктап тормады, Ниһаять, күптән түгел эшләр төгәлләнде. «Нур» мәчете изге җомга көнендә ачылды. Аллаһы Тәгалә шәһәрдәшләргә аяз көн бүләк итте. Кояш нурлары...
    605
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 06:05
    Яңалыклар
    Кабул итәләр Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 27 октябрьдә (10.00-11.00) биредә юрист һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә начальнигы, полиция полковнигы Р.Ш.Хөснетдинов кабул итә. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт, 111нче бүлмә. Алдан 36-05-62 номеры белән...
    640
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 06:02
    Кышлатуга тотрыклы керәләр
    Районның «Кармалы» агрофирмасында терлекчеләрнең семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, мал табиблары җыелган иде. Хәзерге вакытта сыерлар кышлатуга күчте. Мондый кыен чорда алар сөт бирүне киметүчән. Ләкин «Кармалы» хуҗа-лыгында хәлне тотрыклыландыруга ирешкәннәр. Сөт җитештерүдә кечкенә генә...
    547
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 05:59
    Руль артындагы исерекләр һәм кеше таптатулар турында..
    Түбән Каманың ЮХИДИ бүлегендә узган матбугат конференциясендә юлтранспорт һәлакәтләренең сәбәбе һәм 9 ай дәва-мындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. «Җәяүле һәрчак хаклы», - ди халык мәкале. Дөрес, соңгы вакытта бу гыйбарәгә «тик һәрвакытта да исән-имин генә түгел шул» дигән сүзләрне өстисе килә. Кызганычка каршы, бу чыннан да шулай. Саннарга күз салсак,...
    645
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 05:56
    Салымнарны вакытында түләү өчен
    Башкалабызда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә республика бюджетына җыелган салымнар, киләсе өч елга бюджет проекты каралган иде. Шул уңайдан Түбән Кама Башкарма комитетының «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә әлеге тема күтәрелде. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе башлыгы Айдар Бәйрәмов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Түбән Кама муниципаль районында...
    562
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 05:37
    Техника казанышлары ярдәмгә килә
    Федераль программа кысаларында алынган «Ашыгыч ярдәм» машинасы беренче мәртәбә линиягә чыкты. Авыруларга кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен файдаланылырга тиешле бу автомобиль техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган. Аның арсеналында кардиомонитор, үпкәгә ясалма сулыш алдыру өчен күчмә аппарат, бактерицид лампа, дефибриллятор һәм башка заманча медицина җиһазлары бар. Медицина хезмәткәрләренә көн саен бик күп...
    598
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 05:36
    Чишмә төзекләндерелә
    Шәһәребез кешеләре Үзәк мәчет янындагы чишмә суын яратып файдаланалар. Тик халыкны чиста су белән тәэмин иткән чишмәнең бер насосы сафтан чыгу сәбәпле, соңгы вакытта аннан су алуны туктаттылар. Ләкин бу хәзер инде аннан су алып булмаячак, дигән сүз түгел. Бүгенге көндә чишмә бинасында төзекләндерү эшләре бара: җылылык һәм электр системасын,...
    660
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 05:31
    Кечкенәдән үк өйрәтү зарур
    64нче балалар бакчасында сабыйлар олыларга үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Ачык шөгыльдә алар җыр, бию һәм шигырь аша барлык юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. «Сөембикә» балалар бакчасында мондый гамәли дәресләр инде 10 ел дәвамында үткәрелә һәм икенче кечкенәләр төркемендә үк уздырыла башлый. Өч-дүрт яшьлек сабыйлар аларны әйбәт белә. - «Зебра»...
    576
    0
    0
Реклама