Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кышлатуга тотрыклы керәләр

Районның «Кармалы» агрофирмасында терлекчеләрнең семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, мал табиблары җыелган иде. Хәзерге вакытта сыерлар кышлатуга күчте. Мондый кыен чорда алар сөт бирүне киметүчән. Ләкин «Кармалы» хуҗа-лыгында хәлне тотрыклыландыруга ирешкәннәр. Сөт җитештерүдә кечкенә генә...

Районның «Кармалы» агрофирмасында терлекчеләрнең семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, мал табиблары җыелган иде.
Хәзерге вакытта сыерлар кышлатуга күчте. Мондый кыен чорда алар сөт бирүне киметүчән. Ләкин «Кармалы» хуҗа-лыгында хәлне тотрыклыландыруга ирешкәннәр. Сөт җитештерүдә кечкенә генә булса да алга китеш тә күзәтелә икән хәтта. Терлекчеләр моңа сыерларга аксым катнашмалары булган үзенә бертөрле азык ашату, тукландыруга һәм савымга көчәйтелгән күзәтү оештыру, терлекләрнең сөтен арттыруга зур игътибар бирү нәтиҗәсендә ирешкән. Кармалылылар башка хуҗалык җитәкчеләренә барысы хакында да җентекләп сөйләделәр - кыйммәтле тәҗрибәне коллегаларыннан нишләп яшерсеннәр соң!
Гомумән, Түбән Кама сөт саву буенча үз урынын саклап килә - 43 район арасында 13 нче урында. Бу - тотрыклылык билгесе һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшләре көйле баруын күрсәтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X