Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Нур»лы бүләк

Түбән Камада «Нур» мәчетен ачу тантанасы булды. Ул 2007 елда төзелә башлаган иде. Әлеге вакыт эчендә җәмгыятьтә барган күп кенә кыенлыкларга, шул исәптән кризиска да карамастан, анда төзелеш туктап тормады, Ниһаять, күптән түгел эшләр төгәлләнде. «Нур» мәчете изге җомга көнендә ачылды. Аллаһы Тәгалә шәһәрдәшләргә аяз көн бүләк итте. Кояш нурлары...

Түбән Камада «Нур» мәчетен ачу тантанасы булды. Ул 2007 елда төзелә башлаган иде. Әлеге вакыт эчендә җәмгыятьтә барган күп кенә кыенлыкларга, шул исәптән кризиска да карамастан, анда төзелеш туктап тормады, Ниһаять, күптән түгел эшләр төгәлләнде.

«Нур» мәчете изге җомга көнендә ачылды. Аллаһы Тәгалә шәһәрдәшләргә аяз көн бүләк итте. Кояш нурлары болай да ак төстәге мәчетне тагын да нурландырып җибәрде. Кешеләр бирегә тантанага кадәр үк җыела башлаган иде. Алар якыннары белән очрашып сөйләшәләр, хәер салып, дога кылалар. Иман йорты төзелешенә иганәчеләр, шәһәр оешмалары гына ярдәм итеп калмады, гади түбәнкамалылар да зур өлеш кертте. Изге эшкә Яр Чаллы, Чиләбе белгечләре дә җәлеп ителде. Тагын шунысы да бар, төзелгән вакытта да биредә намазлар укылды.
 
- Аллага шөкер, төзеп бетердек дип уйлыйм. Чөнки мин бу эшләрдә читтән карап торучы түгел, булдыра алганча ярдәм итәргә дә туры килде, - ди аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов. - Суы да, манараны күтәрер өчен краны да кирәк булды, видеокамералар да урнаштырылды...
 
Мәчетне төзүгә барлыгы 64 миллион сум акча тотылган. 500 кеше сыйдырышлы ир-егетләр һәм хатын-кызлар залы, дүрт уку кабинеты, укытучылар бүлмәсе, Рамазан аенда ифтарлар уздырырлык ашханә бар. Мәчетнеӊ диварларына Коръән сүрәләре төшерелгән. Самарадан кайтартылган люстраның озынлыгы 6 метрдан артык тәшкил итә.
 
Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул әлеге мәчетне төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
 
- Аллаһ бу изге эшкә булышучылардан разый булсын. Ләкин мәчет буш булмасын иде, анда гамәл булырга тиеш, - дигән теләк җиткерде ул.
 
Мөфти шулай ук иганәчеләргә һәм төзүдә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантанадан соӊ җомга намазы укылды. Сүз уңаеннан, мәчет исеме озак сайланды. Имам-хатыйбы Рөстәм Идиятуллин әйтүенчә, бина ак төстә булганга аңа «Ак мәчет» дигән исем дә тәкъдим итеп караганнар. Ләкин «Нур» дигәнендә тукталырга булганнар.
 
- «Нур» сүзенеӊ мәгънәсе тирәнрәк, - дип аӊлата Рөстәм хәзрәт. - Чөнки нур - ул яктылык һәм дөньяныӊ караӊгылыгында калган кешеләргә юлны яктырту мәгънәсен алган.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X