Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кечкенәдән үк өйрәтү зарур

64нче балалар бакчасында сабыйлар олыларга үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Ачык шөгыльдә алар җыр, бию һәм шигырь аша барлык юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. «Сөембикә» балалар бакчасында мондый гамәли дәресләр инде 10 ел дәвамында үткәрелә һәм икенче кечкенәләр төркемендә үк уздырыла башлый. Өч-дүрт яшьлек сабыйлар аларны әйбәт белә. - «Зебра»...

64нче балалар бакчасында сабыйлар олыларга үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Ачык шөгыльдә алар җыр, бию һәм шигырь аша барлык юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар.
«Сөембикә» балалар бакчасында мондый гамәли дәресләр инде 10 ел дәвамында үткәрелә һәм икенче кечкенәләр төркемендә үк уздырыла башлый. Өч-дүрт яшьлек сабыйлар аларны әйбәт белә.
- «Зебра» булса гына яки яшел ут янса гына юл аша чыгарга ярый, - дип аӊлата дүрт яшьлек Сөмбел Бикчәнтәева.
Мондый шөгыльләрдә коры сүз һәм кагыйдәләрне тукып тору нәтиҗә бирми. Аларны җыр аша һәм шигырь ярдәмендә өйрәтергә була. Истә дә тизрәк кала.
- Бу чарага да төрле дидактик, хәрәкәтле уеннар әзерләдек һәм өйрәндек, - ди 64 нче балалар бакчасы мөдире Айсылу Мөгыйзова.
Бирегә кунакка шәһәр һәм район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре килде. Юл кагыйдәләрен өйрәтү шөгыль-ләре аларда да бара. Сүз уӊаеннан, кунаклар бакчага бүләк тә алып килгән - алар тема буенча кул эшләреннән күргәзмә әзерләгән. Белгечләр шулай ук шәһәр һәм республикакүләм конкурсларда катнашалар, тәҗрибә белән уртаклашып торалар. ЮХИДИ инспекторлары мондый чараларда даими кунак. Алар балаларның кечкенәдән үк юл йөрү ка-гыйдәләрен белүләре әйбәт күренеш дип саный.
- Мондый шөгыльләр уздыру бик кирәк, балаларга хәзердән үк белем бирү мөһим, - дип фикере белән бүлешә Түбән Кама ЮХИДИнеӊ пропаганда инспекторы вазифаларын вакытлыча үтәүче Раил Габидуллин. - Ел башыннан алар катнашында 40тан артык юл һәлакәте теркәлде. Әмма күп вакытта ата-ананыӊ гаебе зур: алар белә торып үзләренең дә, балаларының да гомерләрен куркыныч астына куя.
Лилия Заһретдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев