Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Салымнарны вакытында түләү өчен

Башкалабызда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә республика бюджетына җыелган салымнар, киләсе өч елга бюджет проекты каралган иде. Шул уңайдан Түбән Кама Башкарма комитетының «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә әлеге тема күтәрелде. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе башлыгы Айдар Бәйрәмов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Түбән Кама муниципаль районында...

Башкалабызда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә республика бюджетына җыелган салымнар, киләсе өч елга бюджет проекты каралган иде.
Шул уңайдан Түбән Кама Башкарма комитетының «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә әлеге тема күтәрелде.
Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе башлыгы Айдар Бәйрәмов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Түбән Кама муниципаль районында салым түләүдә үсеш күзәтелә, бүгенге көндә бу сумма - 8 288,7 млн. сум, план үтәлеше 102% тәшкил итә.
Түбән Кама муниципаль район бюджетына 2016нчы елның 9 аенда 1,8 млрд. сум күләмендә акча кертелгән. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 99,6% тәшкил итә. Эре предприятиеләрнең бюджетны тулыландырудагы өлеше - 774,6 млн. сум.
«Хәл ителәсе мәсьәлә - салым бурычларын вакытында түләү» - дип ассызыклады Айдар Бәйрәмов. Аның сүзләренчә, түләнми калган бурычлар ел башында 27,8 млн. сум тәшкил иткән. Прокуратура хезмәткәрләре, суд приставлары, Пенсия фонды, Социаль иминият фондының күмәк эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әлеге бурычның 605 млн.сумы түләнелгән инде. Бу юнәлештә шулай ук «Юл приставы» да нәтиҗәле эшләгән.
«Икътисади вәзгыять катлаулы булуга карамастан, салым түләү күләмен киметергә хакыбыз юк, - диде Айдар Бәйрәмов. - Моның өчен салым белән идарә итүнең барлык юнәлешләрендә нәти-җәлелекне үстерү мөһим»

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X