Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Техника казанышлары ярдәмгә килә

Федераль программа кысаларында алынган «Ашыгыч ярдәм» машинасы беренче мәртәбә линиягә чыкты. Авыруларга кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен файдаланылырга тиешле бу автомобиль техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган. Аның арсеналында кардиомонитор, үпкәгә ясалма сулыш алдыру өчен күчмә аппарат, бактерицид лампа, дефибриллятор һәм башка заманча медицина җиһазлары бар. Медицина хезмәткәрләренә көн саен бик күп...

Федераль программа кысаларында алынган «Ашыгыч ярдәм» машинасы беренче мәртәбә линиягә чыкты. Авыруларга кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен файдаланылырга тиешле бу автомобиль техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган. Аның арсеналында кардиомонитор, үпкәгә ясалма сулыш алдыру өчен күчмә аппарат, бактерицид лампа, дефибриллятор һәм башка заманча медицина җиһазлары бар.
Медицина хезмәткәрләренә көн саен бик күп авыруларга ярдәм күрсәтергә туры килә. «Ашыгыч ярдәм» бригадаларының берсендә өлкән табиб Земфира Әхмәтшина һәм фельдшер Иван Обручников эшли. Алар әйтүенчә, әлеге яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы ярдәмендә авыруларга кичектергесез ярдәм күрсәтелү генә түгел, кайчак кешеләрнең гомерләрен дә саклап калырга туры килә.
- Быелның язында, мәсәлән, безнең бригада үзенең авырлы икәнлеген дә белмәгән бер хатын-кызга бала табарга ярдәм итте. Бала дөньяга килгән квартирда ут та юк, җылылык бирү системасы да эшләми иде. Беренче ярдәмне кесә телефоны фонаре яктылыгы астында күрсәтергә туры килде, - диде «Ашыгыч ярдәм» станциясе фельдшеры Иван Обручников.
- Һәр ике чакыруның берсендә кичекмәстән ярдәм сорала. Болар инфаркт, инсульт кичерүчеләр, юл фаҗигаләрендә зыян күрүчеләр, ярамас нәрсә ашап агуланучылар, кома хәлендәге кешеләр. Андыйларның гомерен саклап калу өчен һәр минут кадерле. Хәзер, яхшы җиһазландырылган шундый машина ярдәмгә килгәч, бик яхшы булды, - дип, аның сүз-ләренә кушылды табибә Земфира Әхмәтшина.
Яңа автомобильнең «беренче эш көне»ндә сигез түбәнкамалыга медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Аларның күпчелеге йөрәкләрендә җитди авыртулар булган кешеләр. Нәтиҗәдә, ике кеше Түбән Кама күппрофильле район дәваханәсенә салынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев