Туган як

7 октябрь 2016 яңалыклары

  • 7 октябрь 2016 - 08:50
    Әкәмәт
    Кемдер Әкәметдиннең каcык cөягенә төртте. Авыртудан хәтта шаран ярып кычкырып җибәрде ул һәм шул хәлендә йокыcыннан уянды. Фу, шайтан алгыры, хатыны кулын cалган икән. - Әкәм, нәрcә, карак мәчедәй, күзләреңне ялтыратып утыраcың? Ят, иртә бит әле, - диде хатыны. Ир аңа җавап бирмәде, тезләрен кочып, карават почмагына утырган хәлдә, хатынының...
    578
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:41
    Күңелдә син һаман, Алсу
    Бу язмам 37нче балалар бакчасында бергә эшләгән, аннан соң юлларыбыз аерылса да, гел аралашып яшәгән якын дустым, шәһәрнең педагогия көллияте укытучысы Алсу Әздаһ кызы Гатауллинаның якты истәлегенә багышлана. Аның безнең арадан киткәненә дә биш елдан артып киткән икән. - Казаннан кайтканда юл буе уйладым: язмышым шулдыр, бер генә табиб та,...
    519
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:32
    Гасырлар китабы
    Тормышыбызга нинди генә алдынгы техника үтеп кермәсен, кәгазь битенә язылган сүзләрнең көчен беркем дә инкяр итә алмас. Аеруча китапларны. Шәһәребезнең юбилее уңаеннан нәшер ителгән «Нижнекамск. История в 50 лет» дип исемләнгән китап та үзенең лаеклы укучысын һәм урынын табар дип ышаныйк. Аны шәһәрнең энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Аңа материаллар туплау,...
    532
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:29
    Яңалыклар
    Яңа режимда эшлиячәк Социаль яклау идарәсе 28нче сентябрьдән 15нче ноябрьгә кадәр яңа режимда эшли. Эшләүче гражданнарга уңайлылык йөзеннән, алар җылылык өчен субсидия алу мәсьәләләре буенча дүшәмбе - шимбә көннәрендә 17.00 - 19.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Иң яхшы белем бирү Бүген Рәсәйнең иң яхшы 200 белем бирү учреждениесе исемлеге билгеле...
    462
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:22
    Укытучыларым
    Язылачак мәкаләмнең исемен яздым да: «Кайсыннан башлыйм икән?» - дип, уйлап куйдым. Әлбәттә, беренче укытучыдан. Димәк, мине 4 яшемнән үк хәреф танырга, математик гамәлләрне эшләргә ѳйрәткән үз әниемнән. Әнием Шәмгунова Разия Сафа кызы Ташлык башлангыч мәктәбендә 38 ел укыткан кеше. Аның укучылары арасында депутат, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре...
    661
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:10
    Күз яше
    Кама буе. Әхсән Фәтхетдинов музее. Һәм мин. Ирексездән, күңелем тула да, күзләрем дымлана... Бу шатлык күз яшьләре дә, шул ук вакытта юксыну да. Ә тирә-як искиткеч сихри моңга тулган. Әхсәннең үзе кебек көчле рух, табигать белән кушылып, гөрелтеле оҗмах бакчасы барлыкка китергән. Уйлар, Кама дулкыннарына ияреп, еракта калган хатирәләр иленә...
    587
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:04
    Укытучы күңеле
    Укытучы күңеле Укытучы күңеле - сизгер күңел, Ана күңеле белән тиңләрлек. Укучысы әгәр боек икән, Бер караштан аны сизәрлек. Көндәлеккә төшсә әгәр «биш»ле, Йөрәгенә чигеп куйган күк. Тырышты бит, булдырды бит диеп Канатланып, биеп китәр күк. Укучысы начар гамәл кылса, Тормыш яме аңа сүнгән күк. Очкын сипми, күзләре дә моңлы,...
    549
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 08:02
    Укытучы шундый булырга тиеш
    «Мәктәп - безнең икенче йортыбыз» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә бу, чыннан да, шулай бит. Без бик күп вакытыбызны мәктәптә уздырабыз. Кемгәдер ул - өй, кемгәдер - дуслар, ә кемдер анда бары тик белем ала. Һәрбер мәктәпнең аерылгысыз бер өлеше бар - укытучылар һәм укучылар. Һәрбер мөгаллимнең яраткан...
    561
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 07:59
    Минем яраткан укытучым
    Мәктәп - балачакның гүзәл бер мизгеле. Анда дуслар да, яраткан укытучылар да бар. Ләкин берсе дә «минем яраткан укытучым бар» дип кычкырып йөрми, бу хисне күңелендә йөртә. Безгә бишенче сыйныфта төрле укытучылар керә башлады. Һәрберсе үзенчә: киемнәре, характерлары һ.б. Сыйныф җитәкчебез безгә быел физика фәне укытыла башлыйсын хәбәр итте. Исемен...
    902
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 07:51
    Бүген туры эфирда Үзәк банк конкурсының җиңүчесе игълан ителә
    Бүген, 7 октябрьдә, "Россия 1" телеканалында Үзәк банк тарафыннан оештырылган конкурсның җиңүче шәһәре игълан ителәчәк. Туры эфирда 19:00 сәгатьтә "Народная банкнота" махсус проекты башлана. Әлеге тапшыру вакытында яңа банкнот символлары өчен СМС-тавыш бирү дә оештырыла. Нәкъ менә шул тавыш бирүләр конкурска азаккы нәтиҗә чыгарырга булышачак та инде. Бер сәгать дәвам...
    490
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 07:47
    Белем йортым
    Безнең мәктәпнең зур тарихы бар, аңа инде 25 яшь. Бу вакыйга барыбыз өчен дә зур шатлык. Мәктәпнең елдан-ел үсүенә чын күңелдән сөенәбез. Үзебезнең куанычыбызны бар җиһанга җиткерәсебез килә. Еш кына мәктәптә телеведениягә төшерәләр, кунакларга без рәхәтләнеп белем йортыбыз турында сөйлибез, директорыбызның, мөгаллимнәрнең алыштыргысыз затлар булуы турында интервью бирәбез. Газета-журналларда үз...
    562
    0
    0
  • 7 октябрь 2016 - 07:35
    Әнисә Зарипова: сәләтен күрә белергә кирәк
    Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә 2 меңгә якын педагог эшли. Бәйрәм уңаеннан барлык уку йортларында тантаналы чаралар оештырылып, аларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Б.Урманче исемендәге икенче гимназия мөгаллимнәре үзләрен чын йолдыз итеп тойгандыр. Ике рәт булып тезелеп баскан укучылар укытучыларын «котлыйбыз» дип каршы алды. Мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, куандыра. Балаларга дистәләгән...
    482
    0
    0
Реклама