Туган як

Әнисә Зарипова: сәләтен күрә белергә кирәк

Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә 2 меңгә якын педагог эшли. Бәйрәм уңаеннан барлык уку йортларында тантаналы чаралар оештырылып, аларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Б.Урманче исемендәге икенче гимназия мөгаллимнәре үзләрен чын йолдыз итеп тойгандыр. Ике рәт булып тезелеп баскан укучылар укытучыларын «котлыйбыз» дип каршы алды. Мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, куандыра. Балаларга дистәләгән...

Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә 2 меңгә якын педагог эшли. Бәйрәм уңаеннан барлык уку йортларында тантаналы чаралар оештырылып, аларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Б.Урманче исемендәге икенче гимназия мөгаллимнәре үзләрен чын йолдыз итеп тойгандыр. Ике рәт булып тезелеп баскан укучылар укытучыларын «котлыйбыз» дип каршы алды. Мондый мөнәсәбәт, әлбәттә, куандыра. Балаларга дистәләгән еллар дәвамында белем бирүче укытучылар бар. Шуларның берсе -татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Зарипова. Әйтергә кирәк, аның бу һөнәрне сайлавы очраклы түгел. Әтисе ягыннан барлык туганнары педагог булып эшли.
- Укытучыны кояш нурлары белән тиңлим, - ди ул. - Чөнки алар язын бөтен табигатькә җан бирә, тереклек өсти. Һәр укытучы укучылар күңеленә кешелеклелек орлыклары сала. Аларга гыйлем өсти.
Ул шәһәркүләм һәм республика бәйгеләрендә җиңүгә ирешә, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин игълан иткән бәйгедә «Тәҗрибә һәм интеллект» номинациясендә грантка ия булган. Әмма үзе турында сөйләргә яратмый. Күбрәк укучыларын мактый. Олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә призлы урыннарга ия булган балаларның грамоталарын аеруча горурлану белән күрсәтә.
- Баланың талантын, сәләтен күрә генә белергә кирәк, - дигән фикердә мөгаллимә. - Соңгы биш елда шәһәркүләм олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучылар саны 22гә җитә.
Аның тормышында шулай ук гаиләсе дә зур урын алып тора. Ул уңган хуҗабикә һәм кайгыртучан әни. Үзе әйтүенчә, эшкә шатланып бара һәм кайта.
Тормыш терәге булган ире шәһәр шәһәр пред-приятиеләренең берсендә баш энергетик булып эшли, улларының берсе - Казан дәүләт архитектура-төзелеш унивеситетында, икенчесе гимназиядә белем ала.
Дәрес темасын аңлатканда, ул тыныч һәм җитди.
Балалар аның һәр сүзен игътибар белән тыңлый, биремнәрне тырышып үтиләр. Әйтергә кирәк, укытучының дәрәҗәсе турында нәкъ менә укучылары биргән бәясе ачык сөйли. «Әнисә Газизулловнаның дәресләре кызык үтә, ул безне саф татарча сөйләшергә өйрәтә», - ди Алмаз Суфиянов аның турында. Ә Динара Хәсәншина укытучысын һәрчак ярдәмгә килә алуы өчен хөрмәт итә. Айдар Камалетдиновка исә укытучысының пөхтә һәм матур итеп киенүе ошый.
Лилия Заһретдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: