Туган як

Укытучы шундый булырга тиеш

«Мәктәп - безнең икенче йортыбыз» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә бу, чыннан да, шулай бит. Без бик күп вакытыбызны мәктәптә уздырабыз. Кемгәдер ул - өй, кемгәдер - дуслар, ә кемдер анда бары тик белем ала. Һәрбер мәктәпнең аерылгысыз бер өлеше бар - укытучылар һәм укучылар. Һәрбер мөгаллимнең яраткан...

«Мәктәп - безнең икенче йортыбыз» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә бу, чыннан да, шулай бит. Без бик күп вакытыбызны мәктәптә уздырабыз. Кемгәдер ул - өй, кемгәдер - дуслар, ә кемдер анда бары тик белем ала. Һәрбер мәктәпнең аерылгысыз бер өлеше бар - укытучылар һәм укучылар. Һәрбер мөгаллимнең яраткан укучысы бар һәм киресенчә.
Укытучы һөнәре һәрвакытта мактаулы һәм авыр хезмәт булып саналган. Яңа гына тормышка аяк баскан кешеләргә белем бирү, үзеңдә булган тәҗрибәңне башкаларга җиткерә белү - зур талант ул. Безнең мәктәптә эшләүче һәр укытучы шундый сыфатларга ия.
Ләкин минем шулар арасыннан берсенә аерым тукталып үтәсем килә. Ул - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Николаевна Бакшаева. Үз фәнен бик ярата һәм яхшы белә, ә иң мөһиме, ул аны җиренә җиткереп безгә бирә. Һәр дәрестә укытучыбызны яңа яктан ачабыз: тышкы кырыслыгы артында балаларга булган җылылык, ярату хисе яшеренгән. Дәресләр җанлы, дустанә мөнәсәбәттә үтә.Ул һәр теманы әйбәт аңлата, сорауларыбыз туса, аларга җавап бирү өчен вакыт таба. Светлана Николаевна кирәк чагында сине мактый да, ачулана да белә. Ул безне кеше хәленә керүчән, ярдәмчел, туры сүзле, гадел булырга өйрәтә. Шулай ук хезмәтне яратырга, актив булырга кирәклеген дә төшендерә.
Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таныр. Шундый да тырыш, булдыклы, үз фәнен бик яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче Светлана Николаевна алдында мин баш иям. Сез -Укытучы исемен горур йөртүче кеше.
Сафия Халиуллина,
29 нчы мәктәп, 7д сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: