Туган як

Укытучы күңеле

Укытучы күңеле Укытучы күңеле - сизгер күңел, Ана күңеле белән тиңләрлек. Укучысы әгәр боек икән, Бер караштан аны сизәрлек. Көндәлеккә төшсә әгәр «биш»ле, Йөрәгенә чигеп куйган күк. Тырышты бит, булдырды бит диеп Канатланып, биеп китәр күк. Укучысы начар гамәл кылса, Тормыш яме аңа сүнгән күк. Очкын сипми, күзләре дә моңлы,...

Укытучы күңеле
Укытучы күңеле - сизгер күңел,
Ана күңеле белән тиңләрлек.
Укучысы әгәр боек икән,
Бер караштан аны сизәрлек.
Көндәлеккә төшсә әгәр «биш»ле,
Йөрәгенә чигеп куйган күк.
Тырышты бит, булдырды бит диеп
Канатланып, биеп китәр күк.
Укучысы начар гамәл кылса,
Тормыш яме аңа сүнгән күк.
Очкын сипми, күзләре дә моңлы,
Ә йөрәге яна, тоташ ут.
...Һәр анага якын үз баласы,
Алтын сүзе белән янәшә.
Укытучы үзенең җан җылысын
Бер мизгелдә меңгә өләшә.
Гөләндәм Галиева.
Укытучым
Укырга, белем алырга,
Көн дә киләм мәктәпкә.
Ышанычым арта бара
Тормышка, киләчәккә.
Уйчан караш булыр Сездә,
Чиксез хөрмәт һәркемгә.
Ыспай гына килеш-килбәт,
Мөлаем йөз һәр көндә.
Әдилә Яхина,
29нчы мәктәпнең
7нче сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: