Туган як

Минем яраткан укытучым

Мәктәп - балачакның гүзәл бер мизгеле. Анда дуслар да, яраткан укытучылар да бар. Ләкин берсе дә «минем яраткан укытучым бар» дип кычкырып йөрми, бу хисне күңелендә йөртә. Безгә бишенче сыйныфта төрле укытучылар керә башлады. Һәрберсе үзенчә: киемнәре, характерлары һ.б. Сыйныф җитәкчебез безгә быел физика фәне укытыла башлыйсын хәбәр итте. Исемен...

Мәктәп - балачакның гүзәл бер мизгеле. Анда дуслар да, яраткан укытучылар да бар. Ләкин берсе дә «минем яраткан укытучым бар» дип кычкырып йөрми, бу хисне күңелендә йөртә. Безгә бишенче сыйныфта төрле укытучылар керә башлады. Һәрберсе үзенчә: киемнәре, характерлары һ.б.
Сыйныф җитәкчебез безгә быел физика фәне укытыла башлыйсын хәбәр итте. Исемен ишеткәч тә бик курыккан идем. Бик авыр фән сыман тоелды. Ә бит бик тә җиңел икән. Менә көтелгән минутлар җитте. Ишектә кара чалбарлы, зәңгәр шакмаклы күлмәктән, бөдрә чәчле бер ир-ат күренде. Кереп исәнләшкәннән соң ул үзен: «Сафин Айдар Мубаракзянович», дип таныштырды һәм физика укытасын белдерде. Шундый җиңел генә итеп аңлата башлады. Мин аның шулай гади итеп аңлатканына сокланып утырдым. Беренче дәрестән үк барысын да төшенә башладым. Хәзер мин аның дәресләрен көтеп алам. Дәрестә әйткән һәр сүзен игътибар белән тыңлыйм, кыскасы, йотып барам. Кайткач та укытучымның һәрбер хәрәкәте, йөзендәге елмаюы, ничек сөйләве күз алдымннан китми. Хәтта кабатлаганда, башта аның сүзләрен күңелемннән үткәрәм, аннан укыйм, ә сөйләгәндә аның кебек булырга тырышам.
Әйе, укытучымның хәтерен калдырмаска кирәк. Моның өчен яхшы итеп дәресне хәзерләп бару мәҗбүри. Мин бервакытта да сынатмаячакмын.
Алина Романова,
29 нчы мәктәп, 7е сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: