26 май 2016 яңалыклары
-
26 май 2016 - 08:09Ураза башланаБыел ураза 6 июньнән башланып, 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, диндәгеләр 5 июньдә кояш баеганнан соң мәчетләргә җыелып, ястүдән соң тәравих намазы укыячаклар. Уразаның беренче көнендә, ягъни 6 июньдә кояш чыгарга ике сәгать алдан сәхәр тәмамлана. Уразаның соңгы көне - 4 июль. 5 июльдә - Ураза гаете. Ул көнне...
-
26 май 2016 - 08:08Шәһәребездә трамвайлар парады уздыШәһәр урамнарын ямьләп һәм түбәнкамалыларга бәйрәм рухы бүләк итеп, линиягә берьюлы сигез үзенчәлекле бизәлештәге трамвай вагоны чыкты. Ул трамвайларның Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 50 ел тулу уңаеннан республика бюджеты исәбенә алынган дүртесе өр-яңа булып, предприятиенең бу олы шатлыгын шәһәр мэры Айдар Метшин һ.б. кунаклар да уртаклашты. Бу яңа дүрт...
-
26 май 2016 - 08:06«Ярыш»та ярыштыларУзган якшәмбедә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 16-17 яшьлек егетләр арасында ирекле көрәш буенча «М-7» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына республика турниры үткәрелде. Җиде команда (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Тәтеш, Алексеевск) катнашкан бу ярышта түбәнкамалылар - Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләр беренче урынны яулады. Менә алар, җиңүчеләр: Александр Павлов...
-
26 май 2016 - 08:05Кирәкле белгеч- Мөстәкыя, быел улыбыз мәктәпне бетерә, белмим, нишлисе булыр, кая барыр, укырмы, эшләрме? Шулай борчылып ут йотканда, «Ул малайны җибәрмибез, үзебезгә кирәк», дип, ярый әле директор ярдәмгә килде. Юк, Мөстәкыя, булмаганны сөйләмә, нишләп икенче елга утырып калсын ди. Ул болай да мәктәптә унөч ел укыды, аның яшьтәшләре инде өйләнешеп, аерылыша...
-
26 май 2016 - 08:03Сау булыгыз,кыңгыраулы мәктәп елларыБыел Түбән Кама муниципаль районы мәктәп һәм гимназияләренең унбер классын 1110 егет һәм кыз тәмамлый (ә тугыз классны тәмамлаучылар - 2494). Шул исәптән, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия үзендә унбер ел белем алган 58 укучысын олы тормыш юлына озата. Алда - бердәм дәүләт имтиханнары һәм вузлар, техникумнар һ.б. Ә аңа...
-
26 май 2016 - 08:00Бозылган ашамлык сатсалар...Шушы елның өч аенда гына да «Роспотребнадзор»ның җирле бүлеге тарафыннан Түбән Кама кибетләреннән һ.б. сәүдә урыннарыннан барысы бергә 1,5 тонна авырлыктагы 103 партия сыйфатсыз азык-төлек ачыкланып сатудан алынган. Роспотребнадзор»ның җирле бүлек начальнигы Рөстәм Изиятуллин хәбәренчә, түбәнкамалыларны да бу мәсьәләгә тарту максатыннан, «кайнар линия» эшли башлаган. Димәк, кибеттә саклау срогы чыккан...
-
26 май 2016 - 07:55Әниләр кадереДустым туган көненә безне дә чакырды. Нинди күлмәк кияргә, ничек бизәнергә һ.б. уй башны катырды. Квартирда куну безнең кебек тулай торак «балалары» өчен үзе зур бәйрәм ул! Инде бүләкләр алынган, киеп барырга «соңгы мода»лы күлмәкләр дә әзер иде. Һич көтмәгәндә, шул иптәш кызым шалтыратты. Читенсенү ишетелде аның тавышында: - Туган...
-
26 май 2016 - 07:54Сухрауда тату яшибезСухрау рус авылы булса да, татарлар да, башка милләтләр дә яшәгәнлектән, хәзер чиркәү чаңы да, мәчеттәге азан тавышы да бертигез ишетелеп тора. Барыбыз да канәгать - руслар да, татарлар да бер-беребезне хөрмәт итеп, тату яшибез. Авылның татарлар күбрәк яшәгән өле-шендә, Наил хәзрәт Әхмәтвәлиев тәкъдиме, аның фермер уллары Әсгать һәм Ирекнең...
-
26 май 2016 - 07:37Шәраб эчәр өчен...Кеше ни өчен үзен уттан сакламый? Ахирәткә ышанмау-данмы, әллә надан булгангамы? Алай дисәң, бүгенге көндә гыйлем алыр өчен мөмкинлекләр бик күп бит. Гыйлемле укытучыларыбыз, Аллаһы кушкан һәр гамәлне дөрес башкарырга өйрәткән китаплар, мәчет-мәдрәсебез бар. Әгәр дә инде анда барырга кыюлыгыгыз җитмәсә яки мөмкинлегез булмаса, якын-тирәгездә дин белеме алган күпме кеше...
-
26 май 2016 - 07:32Кем булырга?Мәктәпне тәмамларга да күп вакыт калмый. Һөнәр сайлар вакыт килеп җитте. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Бу санны без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә һөнәрне сайласак та, иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да белемне...
-
26 май 2016 - 07:31Гүзәл калам Түбән КамаМин яратам сине, гүзәл калам, Матурлыгың өчен яратам. Чиста урамнарың өчен, калам, Йөрәгемдә сине яңартам. Тирә-ягың урман, сулар синең, Шуның өчен сине яратам. Урманыңда йөреп-йөреп Туя алмыйм, шуңа яратам! Түбән Камам, илле яшьлек калам, Чәчәк ат син һаман-һаман да! Бирешмичә илнең кризисына Мәңге яшә, үс син һаман да!!! Айнур ҺАДИЕВ,...
-
26 май 2016 - 07:28Укытучыма!Яратам мин татар телен, Алсу апа дәресләрен. Берәм-берәм өйрәтте ул, Әлифбаның хәрефләрен. Ягымлы да, акыллы да, Матур да ул Алсу апа! Үз телемнең матурлыгын Белмәс идем аннан башка. Татар теле - туган телем, Тукай теле, минем телем. Рәхмәт сезгә, Алсу апа, Биргән өчен безгә белем. Адилә БӘШИРОВА, 3нче мәктәпнең 2в...
-
26 май 2016 - 07:27Кызыксынучан чыпчыкБер зур, матур урманда кызыксынучан Чыпчык яшәгән. Үзе кечкенә булса да, бөтен урман кошларына кирәкмәгән сораулары белән бик комачаулап йөргән. Бер көнне Чыпчык агачта шакылдап торган Тукранга сорау бирде: - Тукран, әйт әле, син нигә көне-төне бер туктамый шакылдыйсың? - Беләсеңме, Чыпчык, мин бит элегрәк синең шикелле кыска борынлы идем....
-
26 май 2016 - 07:26Ни өчен эт белән песи арасында дуслык юк?Яшәгәннәр ди, Эт һәм Песи баласы. Алар бик тату, дус булганнар. Хәтта аларны аерылмас дуслар дип тә йөрткәннәр. Чөнки алар бергә уйнаганнар, бергә ашаганнар, бергә су коенганнар, туган көннәрен дә бергә үткәргәннәр. Шулай бервакыт аларның шәһәренә сертотмас Саескан килгән. Саескан бик тә хәйләкәр, көнче булган, ди. Менә Эт малаеның туган...