Туган як

Ни өчен эт белән песи арасында дуслык юк?

Яшәгәннәр ди, Эт һәм Песи баласы. Алар бик тату, дус булганнар. Хәтта аларны аерылмас дуслар дип тә йөрткәннәр. Чөнки алар бергә уйнаганнар, бергә ашаганнар, бергә су коенганнар, туган көннәрен дә бергә үткәргәннәр. Шулай бервакыт аларның шәһәренә сертотмас Саескан килгән. Саескан бик тә хәйләкәр, көнче булган, ди. Менә Эт малаеның туган...

Яшәгәннәр ди, Эт һәм Песи баласы. Алар бик тату, дус булганнар. Хәтта аларны аерылмас дуслар дип тә йөрткәннәр. Чөнки алар бергә уйнаганнар, бергә ашаганнар, бергә су коенганнар, туган көннәрен дә бергә үткәргәннәр. Шулай бервакыт аларның шәһәренә сертотмас Саескан килгән. Саескан бик тә хәйләкәр, көнче булган, ди.
Менә Эт малаеның туган көне килеп җитә. «Дустыма нәрсә бүләк итим икән», дип уйлый Песи баласы. Шул вакыт Саес-кан үзенең хәйләсен кора - «файдалы» киңәшен җиткерә.
- Бирмә син аңа бү-
ләк, - ди.
- Нишләп, - дип сорый Песи.
- Син бит аннан матуррак, үзе сиңа бүләк бирсен, - ди Саескан.
- Әйе шул, - дигән Песинең эчендәге горурлык хисе. Һәм көзге каршына килеп басып: «Мин матуррак!» дип үзе белән сокланып туя алмый. Шул уйлары белән ул дусты-ның - Эт малаеның туган көненә китә.
Песекәй, килеп керә-керешкә, Эт малаена әйтә:
- Әйдә, син миңа бүләк бир, чөнки мин синнән матуррак.
- Дустым, бүген бит минем туган көн, - ди Эт баласы.
Ә песи баласы үзенекен кабатлый:
- Мин синнән матуррак!
Шуннан соң алар сүзгә киләләр һәм дуслыклары өзелә. Шул чактан бирле этләр һәм песиләр гел талашалар, ызгышалар икән.
Алия ШӘРӘФЕТДИНОВА,
25нче гимназиянең 3в классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: