Туган як

Кем булырга?

Мәктәпне тәмамларга да күп вакыт калмый. Һөнәр сайлар вакыт килеп җитте. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Бу санны без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә һөнәрне сайласак та, иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да белемне...

Мәктәпне тәмамларга да күп вакыт калмый. Һөнәр сайлар вакыт килеп җитте. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Бу санны без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Нинди генә һөнәрне сайласак та, иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да белемне укытучы бирә. Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле, тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә. Дөресен әйтәм, миңа укытучы һәм тәрбияче һөнәрләре бик ошамый, мин үземне табиб итеп күрәм.Чөнки табиб - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Без авырган чакта гел табиб янына барабыз. Алар шикелле актан киенеп йөрергә телим. Чөнки ак төс бер вакытта да уңмый, искерми. Ак төс - пакьлек, сафлык, изгелек билгесе, диләр. Минем авыруларны терелтәсем килә, дөньяда һәркемнең бәхетле һәм сәләмәт булуын телим. Табиб булырга теләгән кеше нинди булырга тиеш соң? Мин шул хакта һәрчак уйланам. Әлбәттә, ул кешелекле һәм батыр булырга тиеш. Чөнки табибның вазифасы - авыруларның газапларын җиңеләйтеп, гомерләрен саклап калу. Табибка күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул әле авыруның серен дә саклый белергә тиеш. Әнием дә кечкенәдән минем кебек табиб булырга теләгән, ләкин аның хыялы чынга ашмаган, ул укытучы булып эшли.
Һөнәр ул - күңел кебек, җан кебек. Мин бу һөнәрне сайлаганга үкенмәмен һәм киләчәктә дә чын табиблар шикелле мәрхәмәтле булырмын дип уйлыйм.
Диләрә ГЫЙМРАНОВА,
27нче мәктәпнең 8 б классы укучысы.
 
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: