Туган як

Кызыксынучан чыпчык

Бер зур, матур урманда кызыксынучан Чыпчык яшәгән. Үзе кечкенә булса да, бөтен урман кошларына кирәкмәгән сораулары белән бик комачаулап йөргән. Бер көнне Чыпчык агачта шакылдап торган Тукранга сорау бирде: - Тукран, әйт әле, син нигә көне-төне бер туктамый шакылдыйсың? - Беләсеңме, Чыпчык, мин бит элегрәк синең шикелле кыска борынлы идем....

Бер зур, матур урманда кызыксынучан Чыпчык яшәгән. Үзе кечкенә булса да, бөтен урман кошларына кирәкмәгән сораулары белән бик комачаулап йөргән. Бер көнне Чыпчык агачта шакылдап торган Тукранга сорау бирде:
- Тукран, әйт әле, син нигә көне-төне бер туктамый шакылдыйсың?
- Беләсеңме, Чыпчык, мин бит элегрәк синең шикелле кыска борынлы идем. Аннары миңа юк-бар сораулар биргән саен минем борыным үсә баруын сизеп алдым. Менә хәзер кара нинди. Борыным кире урынына утырмас микән дип көне-төне шакылдыйм инде.
Сафина Мингаҗиева,
32нче гимназиянең
1а классы укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: