Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ярыш»та ярыштылар

Узган якшәмбедә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 16-17 яшьлек егетләр арасында ирекле көрәш буенча «М-7» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына республика турниры үткәрелде. Җиде команда (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Тәтеш, Алексеевск) катнашкан бу ярышта түбәнкамалылар - Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләр беренче урынны яулады. Менә алар, җиңүчеләр: Александр Павлов...

Узган якшәмбедә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 16-17 яшьлек егетләр арасында ирекле көрәш буенча «М-7» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призларына республика турниры үткәрелде.
Җиде команда (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Тәтеш, Алексеевск) катнашкан бу ярышта түбәнкамалылар - Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләр беренче урынны яулады. Менә алар, җиңүчеләр: Александр Павлов (42кг), Нурулла Шерматов (46кг), Владислав Чураков (50кг), Валентин Черепанов (54кг), Артур Васютов (63кг), Заур Магомедов (69кг), Антон Летников (85кг) һәм Кирилл Шитов (100кг). Аларның бу уңышында тренерлары Лилия Исламова, Инсаф Низамиев, Айдар Хөҗҗәтуллин, Рәис Булатов һәм Альберт Архиповның да өлешләре зур.
Икенче һәм өченче призлы урыннарны Мамадыш һәм Казан командалары алды.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев