Туган як

Кирәкле белгеч

- Мөстәкыя, быел улыбыз мәктәпне бетерә, белмим, нишлисе булыр, кая барыр, укырмы, эшләрме? Шулай борчылып ут йотканда, «Ул малайны җибәрмибез, үзебезгә кирәк», дип, ярый әле директор ярдәмгә килде. Юк, Мөстәкыя, булмаганны сөйләмә, нишләп икенче елга утырып калсын ди. Ул болай да мәктәптә унөч ел укыды, аның яшьтәшләре инде өйләнешеп, аерылыша...

- Мөстәкыя, быел улыбыз мәктәпне бетерә, белмим, нишлисе булыр, кая барыр, укырмы, эшләрме? Шулай борчылып ут йотканда, «Ул малайны җибәрмибез, үзебезгә кирәк», дип, ярый әле директор ярдәмгә килде. Юк, Мөстәкыя, булмаганны сөйләмә, нишләп икенче елга утырып калсын ди. Ул болай да мәктәптә унөч ел укыды, аның яшьтәшләре инде өйләнешеп, аерылыша башлады, ә безнең малай һаман белем сеңдереп йөрде.
Минемчә, директор аны белгеч буларак чакырадыр, мәктәпкә чит тел укытучысы күптән кирәк. Институт бетергән яшь кызларны җибәрәләр, тегеләре авылга килгәндә, «Кая эләктек без», дип куркып, ярты юлдан кире шәһәргә борылып китәләр. Ә минем малай интернет аша кызлар белән аралашып, ярыйсы гына немецча сукаларга өйрәнде. Әле беркөнне генә, «Әни, немец кызы үзенә чакырса, китимме?» дип сорагач: «Юк, килешмәс, безнең Заһидулла бабай аларның Берлиннарын яулап кайткан кеше, моны белсәләр, ошатмаслар», дип вакытында туктатып калдым. Моңарчы мәктәптә немец телен директор үзе алып барды. Әмма башка укытучылар, «Ул берьюлы алты фән укыта», дип өстеннән язгач, укыту сәгатьләрен киметергә мәҗбүр булды. Бер уйласаң, безнең директор бик булдыклы кеше, уңган кеше, аннан зарланып жалоба биреп торалар, ә ул барыбер үзенекен эшли. Әнә районнан комиссия килеп тикшерде, имеш , мәктәпне ремонтларга бирелгән агачтан үзенә йорт салдырган. Ник бер факт раслансын, ник кәгазь буяп, вакыт сарыф итеп язалар икән. Дөрес, аның комиссия дигәне райондагы дус-ишләре булып чыкты. Килделәр, илле ел элек төзелгән мәктәп бинасын күреп баш чайкадылар. Якында гына директорның ике катлы йорты тора. Өр-яңа бура, калай түбә, каралты-кура... Менә бит, кешенең тырышканы әллә кайдан күренеп тора. Тикшерүчеләр кереп сыйландылар да, бер гаеп тапмыйча, багажникларына ит-май төяп, китеп тә бардылар. Хәзер райондагы семинар саен, «Яңача эшли, укытуда алдынгы алымнар кулланыла», дип безнең директорның исемен мактап телгә алалар.
Әлегә балалар ялда, шуңа минем малай немец телен укытмый, иномаркада директорны йөртә. Правасы булгач, ул хәзер мәктәптә иң кирәкле белгеч. Каникул беткәнче, тегесе районда тагын бер йорт салып калырга ашыга. Төнлә дә кайтып керәләр, таң атканда да... Директорның районда дуслары күп, барысын да сыйларга кирәк. Алар белән үзе дә сыйлана, шуңа хәзер халык арасында «салырга ярата» дигән гайбәт йөри. Халык бик көнчел безнең, эшләгән, яңа йорт салган кешене яратмый.
Мөстәкыя, минем малайга директор «Күп сөйләшмәсәң, сүземне тыңласаң, яңа уку елына дипломлы булырсың», дип ышандырып куйган.
Улыбыз мәктәптә укыганда, башта прокурорлыкка омтылды, аннан банкирлыкка укып чыгу турында хыялланды. Әмма хыял дигәне һәрчак тормышка ашмый шул. Ярар, мәктәптә немец теле генә димәгән, быел математика укытучысы пенсиягә китә, киләсе елга - тарихныкы. Димәк, безнең малайга үсәргә урын кала, дигән сүз.
Дөресен әйткәндә, Мөстәкыя, ул директор дигәнебез үзе дә элек әллә кем булмаган, фермада бозаулар караган, ат белән силос ташыган. Хәзер генә мәктәп дип янып-көеп йөргәч тә, йорт артыннан йорт сала, белмим, күпмегә чыдар. Ә безнеке әле өйрәнә генә башлады, вакыты белән дипломы да булыр, башкасы да...Әле дә хәтерлим, Мөстәкыя, алтынчымы-җиденчеме класста малаебыз тапкырлау таблицасын яттан диярлек белә иде... Менә баш, менә зиһен диген, ни әйтсәң дә безнең нәсел, димәк, өмет бар дигән сүз!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: