Туган як

13 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2012 - 07:54
    Кыш
    Менә салкын җилләре, бураннары белән кыш та килеп җитте. Бөтен тирә-якны кар каплады. Барлык җәнлекләртирән йокыга талдылар. Кыш фасылын мин бик яратам. Чөнки чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга була. Кыш көне көтеп алынган Яңа ел бәйрәме уздырыла. Бу бәйрәмгә Кыш бабай килә. Ул балаларга күчтәнәчләр, уенчыклар тарата. Шуңа күрә мин кышны...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:52
    Кошларны саклыйк
    Салкын кыш килде, Тышта бик суык. Кошлар җим эзли Агачка кунып. Әйдәгез, дуслар, Кошларны саклыйк. Һәрбер агачка Җимлекләр ясыйк!
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:50
    Буран
    Буран уйный, җил себерә, Җирдә яткан ак карны. Себерә-себерә өеп куя, Юл буена көртләрне. Салган карны бөтен җиргә, Таратып ташлый җилдә. Давыл дулый, җил сызгыра, Буранлы салкын көндә.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:44
    Авылым табигате
    Кыш көнендә бигрәк матур Авылым табигате, Тау битендәге ямь-яшел Чыршы-нарат рәте. Бөтен дөнья ап-ак карда Гүя ак тун кигәннәр, Ак каеннар иңнәренә Ак ефәк шәл элгәннәр. Нинди гүзәл табигатьле Авылым Кызыл Чапчак, Күз алдымнан һич китмәссең Истә торырсың һәрчак.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:41
    Бәйрәмдә
    Яңа елда без мәктәпкә чыршы бәйрәменә бардык. Балалар чыршы тирәсендә матур җырлар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, такмаклар әйттеләр. Аларның шат тавышларын ишетеп, Кыш бабай һәм Кар кызы да килеп җитте. Төрле җәнлекләр булып киенгән балалар, үзләренең һөнәрләрен күрсәтә башладылар. Кыш бабай һәм Кар кызы аларга үзләре алып килгән бүләкләрне өләштеләр....
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:40
    Кара диңгез
    ӘКИЯТ Борын-борын заманда яшәгәннәр ди ата белөн ул. Тик улы бөтен нәрсәгә битараф икән. Дөньядагы матурлыкны да күрмәгән ул, соклана да белмәгән. Моның күңел күзе сукырая башлаган, имеш. Әтисе малаена тәмам аптыраган. Бераз дөнья ямен күрсен дип, сәфәргә алып чыгып киткән бу моны. Юллары урман-кырлар аша үткән, биек тауларны да...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:38
    Җимлекләр куйдым
    Мин кышкы табигатьне бик яратам. Ул үзенең сихри урманнары, тылсымлы бизәкләре, көмеш кары белән җәлеп итә. Мин кыш көне чаңгы, тимераякта шуам, энемне чанада тартып йөрим, икәү таудан шуабыз. Әнә шулай рәхәтләнеп көлешә-көлешә уйныйбыз. Ә менә безнең яраткан кошчыкларыбыз нишли икән? Чын кышны, билгеле инде, урманда яки урамда гына тоярга...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:35
    Кешеләр, битараф булмыйк!
    «Бурдан кала, уттан калмый» дигән мәкаль ишеткәнегез бармы? Аны бик аянычлы янгыннар кичергән кеше уйлап тапкандыр дип уйлыйм. Әйе, янгын бик куркыныч афәт. Дустыңа, якыныңа түгел, дошманыңа да мондый хәвеф-хәтәр күрергә язмасын. Янгын телләре, әйтерсең лә, өч башлы аждаһаның утлы авызын хәтерләтә - бар җиһанны ялмап ала, тереклекне яндыра-көйдерә. Утны...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:28
    «Романтик» егет
    24 яшьлек егет Чәбия урамындагы бер чәчәк кибетеннән 15 иң кыйммәтле роза чәчәге урлаган. Чәчәк бәйләме бүләк итеп сөйгән кызының йөрәген яуларга теләгән бу карак кибет хуҗасына 2 меңнән артык зыян салган.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:27
    Мәгънәсез үлем
    9 гыйнварда Төзүчеләр урамындагы 19нчы йортның бер подъездында 20 яшьлек егетнең үле гәүдәсен тапканнар. Асылынып үлер алдыннан ул әти-әнисенә һәм сөйгән кызына хатлар язып калдырган. Хатларында кызны бик яратуын һәм сөйгәненең мәхәббәте сүрелгәч, яшәү мәгънәсе югалуы турында язылган.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:26
    Квартир баскан
    Бызов урамындагы 5а йортта берәүнең квартирына кереп, әлегә тотылмаган карак телевизор, компьютер һәм кесә телефоны урлаган. Шул рәвешле, квартир хуҗасына ул 100 мең сумнан артык зыян салган.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:25
    Хыялый наркоман
    Мурадьян урамындагы 8нче йортта яшәүче ир, полициягә шалтыратып, сөекле, бердәнбер хатынының хәбәрсез югалуы һәм аның өчен бик нык борчылуын, тизрәк табылуын теләве турында белдергән. Тикшерү барышында бу ирнең наркоман һәм буйдак булуы ачыкланган. Ул дежур частькә шалтыратып, полицейскийларга хыяллары турында еш сөйли икән.
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:23
    Нинди генә зарлар юк
    Озакка сузылган ялларда дежур частькә кемнәр генә шалтыратмаган һәм нәрсәгә генә зарланмаганнар. Төн уртасында бер кыз шалтыратып, «подвалыбызда кемдер шыгырдый, һич йокларга бирми, куркам» дип зарланган. Әмма полицейскийлар, төне буе эзләсәләр дә, подвалда шыгырдаучы бернинди җан иясен дә тапмаганнар. Яшьлек урамындагы 21а йортта яшәүче егет бер исерек әшнәсеннән зарланган. Имеш,...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:21
    Яшәүдән туеп
    10 гыйнварда Түбән Камада көчле дарулар эчеп, өч кеше тормыш белән исәп-хисап ясарга җыенган. Бызов урамындагы 13нче йортта яшәүче 54 яшьлек хатын ике ай элек иреннән аерылгач, ялгызлыктан туеп, үз-үзенә кул салырга теләгән. Ул башта көчле дарулар эчкән, әмма максатына ирешә алмагач, эченә пычак белән кадаган. 18 яшьлек Кама Аланы...
  • 13 гыйнвар 2012 - 07:19
    Авызыңны ачып йөрсәң...
    Красный Ключ поселогының Центральная урамындагы 12нче йортта яшәүче 27 яшьлек хатынның сумкасын урлаганнар. Бертуган апасы яңа коттеджга күченү сәбәпле, Красный Ключтагы квартирын бу хатынга бүләк иткән. Ул, эштән кайткач, ире белән күченергә тотынганнар. Әйберләр ташыганда, бу хатын сумкасын ишек тоткасына элеп куйган. Күченеп беткәч, сумкасы кинәт исенә төшкән. Подъездга чыгып...
Реклама