Туган як

Кешеләр, битараф булмыйк!

«Бурдан кала, уттан калмый» дигән мәкаль ишеткәнегез бармы? Аны бик аянычлы янгыннар кичергән кеше уйлап тапкандыр дип уйлыйм. Әйе, янгын бик куркыныч афәт. Дустыңа, якыныңа түгел, дошманыңа да мондый хәвеф-хәтәр күрергә язмасын. Янгын телләре, әйтерсең лә, өч башлы аждаһаның утлы авызын хәтерләтә - бар җиһанны ялмап ала, тереклекне яндыра-көйдерә. Утны...

«Бурдан кала, уттан калмый» дигән мәкаль ишеткәнегез бармы? Аны бик аянычлы янгыннар кичергән кеше уйлап тапкандыр дип уйлыйм. Әйе, янгын бик куркыныч афәт. Дустыңа, якыныңа түгел, дошманыңа да мондый хәвеф-хәтәр күрергә язмасын. Янгын телләре, әйтерсең лә, өч башлы аждаһаның утлы авызын хәтерләтә - бар җиһанны ялмап ала, тереклекне яндыра-көйдерә.

Утны бер генә көч тә җиңә алмыймыни соң, диярсез бәлки. Янгын бервакытта да үзеннән-үзе барлыкка килми. Күп очракта без, кешеләр, үзебез үк гаепле. Матур табигать кочагында ял итәбез дә, чүп-чарларны калдырып китәбез, бездән соң ак сылу каеннар, гүзәл елгалар, челтерәп аккан чишмәләр, яшел тугайлар елап кала. 2010 елның җәе бигрәк афәтле һәм куркыныч булып искә төшә. «Янгын куркынычы көчле, урманнарда учак ягу тыела!» - дип, бертуктаусыз кабатланып торган өндәүләргә карамастан, урманнарда учаклар ягып, рәхәтләнеп шашлыклар кыздырып ятты кайбер комсыз кешеләр. Аларны штраф та куркытмый, намуслары да борчымый. Түбән Кама урманнарында да күпме агач янып, кара көлгә әйләнгән! Бичара каеннарга, усак, нарат агачларына карыйм да, тетрәнеп куям. Кешеләрне каргый-каргый, сыкрана-сыкрана янганнардыр инде алар. Әй, кешеләр, нишлибез без? Гүзәл табигатебезне үз кулларыбыз белән җимерәбез түгелме?

Шәһәребездә үткән ел булып узган янгыннар турында сүз чыкканда, күзгә яшьләр килә, күңелләр тула. Вахитов урамында, ут белән саксыз эш иткәнлектән, өч кешенең гомере өзелгән. Янгында зыян күрүчеләрне коткарырга ташланган йортлар идарәсе хезмәткәре бигрәк тә кызганыч. Аның бит ике баласы ятим, тормыш иптәше тол калган...

Соңгы елларда бәйрәмнәрне дә бик ярата башладык. Ул Яңа еллар җитә башласа, яше-карты «питарда»дыр, гирляндадыр эзләп чабыша башлый. Матур шартлаткычлар артында безне куркыныч сагалый түгелме? Әти-әниләр, балаларына юк-бар шартлаткыч сатып алганчы, ахырының хәерле генә бетүен бер дә уйламыйлармы икән? Күпме хәвеф-хәтәр шушы уенчыкларга бәйле.

«Сакланганны саклармын», - дигән акыллы сүзләрне миңа әбием гел кабатлап тора. Чыннан да, үзеңә, якыннарыңа сак булган очракта гына, без тынычлап яши алабыз. Өйдән чыгып киткәндә, тагын бер кат электр белән бәйле әйберләрне күздән кичереп чыгу, минемчә, бер дә авыр түгел. Төрле кирәкмәгән шартлаткыч уенчыклардан ераграк булуың хәерле. Әйдәгез, үзебез, якыннарыбыз, табигатебез турында кайгырта башлыйк! Имин тормыш, тыныч күңел белән яшәүгә ни җитә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: