Туган як

Җимлекләр куйдым

Мин кышкы табигатьне бик яратам. Ул үзенең сихри урманнары, тылсымлы бизәкләре, көмеш кары белән җәлеп итә. Мин кыш көне чаңгы, тимераякта шуам, энемне чанада тартып йөрим, икәү таудан шуабыз. Әнә шулай рәхәтләнеп көлешә-көлешә уйныйбыз. Ә менә безнең яраткан кошчыкларыбыз нишли икән? Чын кышны, билгеле инде, урманда яки урамда гына тоярга...

Мин кышкы табигатьне бик яратам. Ул үзенең сихри урманнары, тылсымлы бизәкләре, көмеш кары белән җәлеп итә. Мин кыш көне чаңгы, тимераякта шуам, энемне чанада тартып йөрим, икәү таудан шуабыз. Әнә шулай рәхәтләнеп көлешә-көлешә уйныйбыз.

Ә менә безнең яраткан кошчыкларыбыз нишли икән? Чын кышны, билгеле инде, урманда яки урамда гына тоярга була. Бездә кышлаучы песнәк, чыпчык, карабүрек, кызылтүш азык каян таба икән?

Кыш көне кошларга азык җитми. Быел миләшләр дә алай бик күп түгел, шәһәр эчендә кошлар өчен җимлекләр дә юк. Шуларны уйлап-уйлап йөрдем дә, өйдә бернәрсәгә ярамаган өч литрлы пластик савытларны әнигә ташлатмадым. Аларның урта бер җиренә тәрәзә ясап, ярмалар һәм көнбагыш орлыклары салдым да, әти белән икәү йортыбыз каршындагы агачларга беркетеп куйдык.

Икенче көнне үк, минем җимлеклөрне үз итеп, берничә кошчык сыйланып китте. Ә мин аларга ярдәм итүем өчен шатланып, күзәтеп тордым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: