Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Нинди генә зарлар юк

Озакка сузылган ялларда дежур частькә кемнәр генә шалтыратмаган һәм нәрсәгә генә зарланмаганнар. Төн уртасында бер кыз шалтыратып, «подвалыбызда кемдер шыгырдый, һич йокларга бирми, куркам» дип зарланган. Әмма полицейскийлар, төне буе эзләсәләр дә, подвалда шыгырдаучы бернинди җан иясен дә тапмаганнар. Яшьлек урамындагы 21а йортта яшәүче егет бер исерек әшнәсеннән зарланган. Имеш,...

Озакка сузылган ялларда дежур частькә кемнәр генә шалтыратмаган һәм нәрсәгә генә зарланмаганнар.

Төн уртасында бер кыз шалтыратып, «подвалыбызда кемдер шыгырдый, һич йокларга бирми, куркам» дип зарланган. Әмма полицейскийлар, төне буе эзләсәләр дә, подвалда шыгырдаучы бернинди җан иясен дә тапмаганнар.

Яшьлек урамындагы 21а йортта яшәүче егет бер исерек әшнәсеннән зарланган. Имеш, бергә эчеп утырганнан соң, әшнәсе бәдрәфкә барып җитәргә өлгермичә, эчен бүлмә уртасында бушаткан. Әмма полициядә бу егеткә әлеге мәсьәләне танышы белән хәл итәргә кирәклеген әйткәннәр.

Кама Аланында яшәүче бер егет «Зайди-ка» дигән исемле кибеткә кергән. Әмма ишекне ачып, атлап керүе булган, кемдер аның борынына йодрыгы белән китереп суккан. Хәзер бу «кызыксынучан» егет әлеге кибетне әллә кайдан әйләнеп уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X