Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Авызыңны ачып йөрсәң...

Красный Ключ поселогының Центральная урамындагы 12нче йортта яшәүче 27 яшьлек хатынның сумкасын урлаганнар. Бертуган апасы яңа коттеджга күченү сәбәпле, Красный Ключтагы квартирын бу хатынга бүләк иткән. Ул, эштән кайткач, ире белән күченергә тотынганнар. Әйберләр ташыганда, бу хатын сумкасын ишек тоткасына элеп куйган. Күченеп беткәч, сумкасы кинәт исенә төшкән. Подъездга чыгып...

Красный Ключ поселогының Центральная урамындагы 12нче йортта яшәүче 27 яшьлек хатынның сумкасын урлаганнар.

Бертуган апасы яңа коттеджга күченү сәбәпле, Красный Ключтагы квартирын бу хатынга бүләк иткән. Ул, эштән кайткач, ире белән күченергә тотынганнар. Әйберләр ташыганда, бу хатын сумкасын ишек тоткасына элеп куйган. Күченеп беткәч, сумкасы кинәт исенә төшкән. Подъездга чыгып караса, сумкасыннан җилләр искән. Караклык турында ул полициягә хәбәр иткән. Участковыйның күзе болар белән бер подъездда яшәүче бер егеткә төшкән. Әнисе 22 яшьлек улын якларга тырышса да, егет үзенең гаебен таныган. Сумканы - күрше йорт тирәсендәге кар өеменә яшергәнен, аның эчендәге телефонны - бер таныш кызына биреп торганын, 150 сумга спиртлы эчемлек сатып алганын әйтеп биргән. Шулай ук, тикшерү барышында бу егетнең наркоман булуы ачыкланган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев