Туган як

Кара диңгез

ӘКИЯТ Борын-борын заманда яшәгәннәр ди ата белөн ул. Тик улы бөтен нәрсәгә битараф икән. Дөньядагы матурлыкны да күрмәгән ул, соклана да белмәгән. Моның күңел күзе сукырая башлаган, имеш. Әтисе малаена тәмам аптыраган. Бераз дөнья ямен күрсен дип, сәфәргә алып чыгып киткән бу моны. Юллары урман-кырлар аша үткән, биек тауларны да...

ӘКИЯТ Борын-борын заманда яшәгәннәр ди ата белөн ул. Тик улы бөтен нәрсәгә битараф икән. Дөньядагы матурлыкны да күрмәгән ул, соклана да белмәгән. Моның күңел күзе сукырая башлаган, имеш. Әтисе малаена тәмам аптыраган. Бераз дөнья ямен күрсен дип, сәфәргә алып чыгып киткән бу моны. Юллары урман-кырлар аша үткән, биек тауларны да кичеп чыккан болар. Ниһаять зур диңгезгә барып җиткәннәр.

- Кара, улым, диңгезнең матурлыгын күрмичә калма! Ул нинди киң, нинди гүзәл, нинди горур - матурлыгына күзләр чагыла, - дигән әтисе, улының игътибарын диңгезгә җәлеп итеп.

Ләкин улы диңгез ярларыннан ташлар атып уйный, берни күрми, диңгездә гаме дө юк икән. Ата кеше хәсрәтеннән әллә ниләр уйлап бетергән: «Күрче, диңгез кадәр диңгезгә дә исе китмәде бит моның Күңел күзе тәмам капланган бит баланың». Ул, нишләргә белмичә, чарасызлыктан гаҗизләнеп, диңгез ярына барып утырган. Аның күз яшьләре ирексездән диңгез суына тамган. Шул чак, көтмәгәндә, диңгез өстендө бик гайрәтле дулкын купкан. Әти кеше шул мизгелдә үк ап-ак акчарлакка әверелгән, «кара-кара» дип кычкырып, улының баш очында бөәтерелгән. Шулай очып йөри торгач, хәлдән таеп, диңгезгә егылып төшкән һәм аны биек дулкынар күмеп киткән. Ә улы әтисенең акчарлакка әверелүен дә күрмәгән, үзенә атап кычкыруын да ишетмәгән. Ул шул минутта зур таш кыяга әверелгән...

Бу әкиятне миңа бабам сөйләгән иде. Аның хикмәте бар икән.

- Сере тирәндә аның, кызым. Күңел күзең сукырайса, җаның бик тиз ташка әйләнә, - дигән иде ул. Күңел күзегене сукрайтмагыз, якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз, дуслар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: