Туган як

23 декабрь 2011 яңалыклары

  • 23 декабрь 2011 - 09:53
    Өлкәннәрне — укырга
    «Россия пенсионерлары берлеге»нең җирле бүлеге өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәнергә, икътисад һәм хокук өлкәсендә белемнәрен арттырырга чакыра. Әгәр дә сез 60 яшьтән узган ир-ат яки 55 яшь чиген үткән хатын-кыз булып, бер кайда да эшләмисез икән, бу курсларга бушлай йөри аласыз. Кабул итү комиссиясе 27-29 декабрьдә көндезге сәгать 1дән кичке 5кә...
    701
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 09:51
    Куркыныч «уенчыклар»
    Декабрь уртасыннан башлап гыйнварның 10ысына кадәр Татарстанда, Министрлар Кабинеты карары белән, янгынга каршы махсус режим кертелә. Күпчелеге контрабанда юлы белән Азия илләреннән китерелгән петард, фейерверк, мини-ракета кебек сыйфатсыз пиротехника уенчыклары шартлап, имгәнүгә, тән пешүгә китерә. Шуңа да андый сыйфатсыз товар сатып алмаска кирәк. Ә сәүдәгәрләр үсмерләргә һәм балаларга андый Яңа...
    652
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 09:47
    «Тере» чиратны сагынганмын икән
    Тγбән Камадан Казанга кγчендек. Улыбызны балалар бакчасына урнаштыргач та, поликлиникага исәпкә куярга булдым. Поликлиника якында гына икән. Тγбән Камада «Электрон сәламәтлек саклау» проекты тулы куәткә тормышка ашырыла, шуңа кγрә табибка эләгер өчен, башта инфомат, телефон яки Интернет аша язылып куярга кирәк иде. Вакытыңның тар булуы беркемне кызыксындырмый, бу атнада урын...
    1044
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 09:29
    Күкрәкчәдә сакласаң...
    Кеше акчасын банктан урлауга караганда, күкрәкчәдән чәлдерү җиңелрәк икән. 10 мең сум пенсиясен алган бер хатын «квартплата» түләгәннән, кирәк-ярак сатып алганнан соң калган 2520 сумын үзенең иң ышанычлы урынына салып куйган. Кичен моның янына 31 яшьлек бер танышы килеп, бурычка 100 сум акча сорап торган. Вак акчасы булмагач, бу хатын...
    653
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 09:26
    Шәһәргә төлке килгән
    Быел Түбән Кама районында урам этләре 646 кешене тешләгән, шуның 196сы - балалар. Узган ел белән чагыштырганда, сукбай этләрнең талау очраклары 11 процентка арткан. Бу хакта санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында әйттеләр. Күптән түгел шәһәрдәге балалар бакчаларыннан берсенең ишегалдында котырган төлке күргәннәр. Бәхеткә, беркемгә дә зыян салмаган. Төлкенең шәһәрдә үз урманындагыдай иркенләп...
    799
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 09:18
    Пандуслар, «крутой» машина хуҗалары һ.б.
    Беренче көннәреннән үк карлы яңгырлары, юл газаплары белән, менә тагын кыш килде. Елның бу фасылында юллардагы күңелсезлекләрне бетереп булмаса да, аларны киметү өчен кышка ничек хәзерләнүләрен «Туган як»ны укучыларга җиткерү ниятеннән, ГАИның юл инспекциясе һәм юлдагы хәрәкәтне оештыру бүлеге җитәкчесе полиция майоры Илдар Батталов янына юнәлдем. Әгәр белмәгән булсагыз: Түбән...
    629
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 06:14
    Шамил Садриев истәлегенә
    Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Дружба» спорт комплексында Түбән Каманың танылган көрәшчесе Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча икенче Бөтенроссия турниры үткәрелде. Ульяновскидан күченеп килеп, безнең шәһәрдә унбер ел яшәгән һәм 34 яшендә арабыздан киткән Шамил Түбән Каманың спорт данын күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте, башка бер генә спортчыбыз да...
    690
    0
    0
  • 23 декабрь 2011 - 06:08
    Радиоспортчылар ярышты
    Баки Урманче исемендәге 2нче гимназиядә, стратегия максатларындагы ракета гаскәрләре көненә багышлап, шәһәр мәктәпләре укчылары арасында радиоспорт ярышы уздырылды. Иң элек, гимназия җитәкчелеге ярышта катаншучы укучыларга уңыш теләп, хәзерге вакытта техник спорт төрләренең, бигрәк тә радиоспортның әһәмияте хакында әйтеп үттеләр. «Туган як»ның баш редакторы, яшь вакытында стратегия максатларындагы ракета гаскәрләрендә хезмәт...
    611
    0
    0
Реклама