Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Радиоспортчылар ярышты

Баки Урманче исемендәге 2нче гимназиядә, стратегия максатларындагы ракета гаскәрләре көненә багышлап, шәһәр мәктәпләре укчылары арасында радиоспорт ярышы уздырылды. Иң элек, гимназия җитәкчелеге ярышта катаншучы укучыларга уңыш теләп, хәзерге вакытта техник спорт төрләренең, бигрәк тә радиоспортның әһәмияте хакында әйтеп үттеләр. «Туган як»ның баш редакторы, яшь вакытында стратегия максатларындагы ракета гаскәрләрендә хезмәт...

Баки Урманче исемендәге 2нче гимназиядә, стратегия максатларындагы ракета гаскәрләре көненә багышлап, шәһәр мәктәпләре укчылары арасында радиоспорт ярышы уздырылды.

Иң элек, гимназия җитәкчелеге ярышта катаншучы укучыларга уңыш теләп, хәзерге вакытта техник спорт төрләренең, бигрәк тә радиоспортның әһәмияте хакында әйтеп үттеләр.

«Туган як»ның баш редакторы, яшь вакытында стратегия максатларындагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән югары класслы радист Виктор Шадрин радиотехника буенча белемнәрне үстерүнең, радиолэлемтәсе булдыру буенча күнекмәләрне арттыруның армия хезмәтен шул төр гаскәрләрдә үтәргә җыенучылар өчен аеруча әһәмиятле булуы хакында сөйләде.

Ярышта катнашучыларга кечкенә радиостанция ярдәмендә, ультракыска дулкынлы диапазонда, радиограмма текстлары алмашырга кирәк иде.

Өч радиооператор бер-берсеннән билгеле бер ераклыкта торган хәлдә, элемтәне бик яхшы урнаштырдылар, кабул ителгән текстларда ялгышлар да күп түгел иде. 2нче гимназия укучылары командасы (Азат Фәсхетдинов, Александр Ким, Рөстәм Һадиев) куелган бурычны бик яхшы башкарып чыкты. Бу команда барлык радиограммаларны иң кыска вакытта аз ялгышлар белән кабул итеп, беренче лаек булды. Икенче урынны 2нче мәктәп командасы (Алена Осипова, Ева Гасанова һәм Елена Климова) алды. Өченче урында - И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат йортының спорт-техник бүлегендә шөгыльләнүче 8нче мәктәп укучылары командасы (Эльвина Улмасова, Диләрә Камалова, Роза Харитонова. Призлы урыннарны яулаган командаларга СТК РОСТО РТ «Нефтехимик» дипломнар һ.б. тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев