Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шамил Садриев истәлегенә

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Дружба» спорт комплексында Түбән Каманың танылган көрәшчесе Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча икенче Бөтенроссия турниры үткәрелде. Ульяновскидан күченеп килеп, безнең шәһәрдә унбер ел яшәгән һәм 34 яшендә арабыздан киткән Шамил Түбән Каманың спорт данын күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте, башка бер генә спортчыбыз да...

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Дружба» спорт комплексында Түбән Каманың танылган көрәшчесе Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча икенче Бөтенроссия турниры үткәрелде.

Ульяновскидан күченеп килеп, безнең шәһәрдә унбер ел яшәгән һәм 34 яшендә арабыздан киткән Шамил Түбән Каманың спорт данын күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте, башка бер генә спортчыбыз да ирешә алмаган үрләрне яулады. Ул - Түбән Кама тарихында ике мәртәбә дөнья чемпионы булган беренче һәм әлегә бердәнбер спортчы (2005 һәм 2006 елларда, билбаулы көрәш буенча). Көрәшнең шушы төрендәге уңышлары өчен Шамил спортта алырга мөмкин булган иң югары исемгә - Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булды. «Нефтехимик» спорт клубы инструкторы һәм шул ук вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте хезмәткәре булган Садриевның Татарстан, Россия, Европа күләмендәге җиңүләрен санап бетерерлек түгел. Шамил истәлегенә багышланган икенче турнирга Россия өлкәләреннән һәм республикаларыннан (Мәскәү, Чиләбе, Түбән Новгород, Пермь, Карачай-Черкеск, Мордовия, Башкортстан, Татарстан һ.б.) барлыгы 200дән артык көрәшче җыелган иде. Турнирны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе начальнигы, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Айрат Садыйков һәм Казаннан килгән кунак - республиканың билбаулы көрәш федерациясе башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин чыгыш ясап, спортчыларга уңышлар теләделәр. Шамилнең тол хаитыны Илгинәгә бүләкләр тапшырылды. Илгинә кечкенә улларын - әтисе үлгәндә өч айлык булган, хәзер ике яшьлек Ратмирны күтәреп килгән иде...

Ярышның баш судьясы Ремис Илһамов көч сынашу тәртибе белән таныштырганнан соң, берьюлы ике келәмдә көрәш башланды. Биредә 1993-1995 елгы егетләр - ун авырлык үлчәвендә, шул ук яшьтәге кызлар җиде үлчәүдә бил алышты. Призерлар бик күп булу сәбәпле, барысын да исемнәре белән санап тормыйча, үзебезнең түбәнкамалыларны гына телгә алабыз. Егетләр арасында үз үлчәүләрендә Булат Вафин (55 кг) һәм Эльвир Әхәтов (60 кг) җиңү яуладылар, Инсаф Ямалов (50 кг) һәм Сергей Греков (45 кг) - өченче призерлар. Аларның бу уңышын тренерлары Илнар Гәрәев һәм Фәргать Садыйков та уртаклаша. Кызлар ярышында исә Айгөл Хәмәдиева (70 кг) үз үлчәвендә өченче урынны алды. Бу кыз Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә, тренер Илсур Нәфыйгуллин төркемендә шөгыльләнә. Шамил Садриев истәлегенә турнир киләсе елларда да оештырылыр, Түбән Каманың тагын бер матур спорт традициясенә әверелер, дип өметләник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X