Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Тере» чиратны сагынганмын икән

Тγбән Камадан Казанга кγчендек. Улыбызны балалар бакчасына урнаштыргач та, поликлиникага исәпкә куярга булдым. Поликлиника якында гына икән. Тγбән Камада «Электрон сәламәтлек саклау» проекты тулы куәткә тормышка ашырыла, шуңа кγрә табибка эләгер өчен, башта инфомат, телефон яки Интернет аша язылып куярга кирәк иде. Вакытыңның тар булуы беркемне кызыксындырмый, бу атнада урын...

Тγбән Камадан Казанга кγчендек. Улыбызны балалар бакчасына урнаштыргач та, поликлиникага исәпкә куярга булдым. Поликлиника якында гына икән. Тγбән Камада «Электрон сәламәтлек саклау» проекты тулы куәткә тормышка ашырыла, шуңа кγрә табибка эләгер өчен, башта инфомат, телефон яки Интернет аша язылып куярга кирәк иде. Вакытыңның тар булуы беркемне кызыксындырмый, бу атнада урын булмаса, киләсенә генә язылырга кала. Казанда эш ничегрәк икән?

Поликлиникага кергәч, гадәт буенча, инфоматны эзләп, як-ягыма карандым - кγземә чалынмады. Регистратура янына килеп, шундагы хезмәткәрдән кыюсыз гына:

- Табибка кайда язылырга мөмкин? - дип сорадым. Түбән Камада, гадәттә, дорфа гына «инфоматта» дип жавап бирәләр дә, артыгын сөйләшмиләр. Ә биредә адресымны сорадылар, участок номерын һәм табиб исемен әйттеләр, кабул итγ вакытында теләсә кайсы көнне килергә мөмкин, диделәр. Җиңел сулап өйгә кайтып киттем. Икенче көнне килгәч, чиратта ярты сәгатьләп утырдым, аннары, кереп, табиб һәм шәфкать туташы белән танышып, баланы исәпкә бастырдым. Гаҗәп, әмма «тере» чиратны сагынганмын икән...

Көтмәгәндә, бала җил чәчәге белән авырый башлады. Табибны өйгә чакыртырга туры килде. Килеп, улымның хәлен тикшергәч, даруга рецепт язды һәм ун көннән килергә кушып, чыгып китте бу. Тγбән Камада билгеләнгән көнгә өлгерер өчен, телефонга ябышыр яки Интернетка керер идем (анысының да эшләми торган чагы була). Өлгерγ-өлгермәвең дә билгесез бит әле.

Монда исә нәкъ ун көннән соң поликлиникага килеп, регистратурада баламның карточкасын бирγләрен γтендем. Түбән Камада полисны, туу таныклыгын сорап тинтерәтерләр иде. Биредә исә участок номерын, баланың туган елын һәм фамилиясен генә сорадылар. Башта «бигрәк җайлы» дип шатланып куйсам, соңыннан шикләнеп калдым. Шулай булгач, минем баланың карточкасын теләсә кем алырга мөмкин. Бу кешенең шәхси хокукларын бозу була тγгелме соң?

Кабинет янында уникеләп кеше бар иде. Таблога карап тγгел, ә бер-бер артлы керделәр. Хәер, кулыңда талон булып та, чиратсыз керγчеләре була, анысы бигрәк ачуны китерә. Кеше булмаса да, «вакытың җитмәде, коридорда утырып тор», диюче табиблар байтак.

Озак тормадык, кердек. Табиб баланы тикшереп, карточканы шәфкать туташына бирде, тегесе исә, компьютерда нәрсәдер билгеләп, принтер аша бакчага барырга рөхсәт бирγче белешмәне чыгарып, кулга тоттырды да, кайтып киттек.

Электрон чират булса да, Тγбән Камада приемга иртәрәк барырга, регистратурада чират торып, табибка керер алдыннан талон алырга кирәк (ансыз кертмиләр). Зур түрәләр килеп, яңа проектны мактауларын, аларның «табибка инфоматтан γзем язылып карадым» дигәннәрен телевизордан да кγрсәткәннәр иде. Алар кемгә язылганнардыр белмим, тик менә мин үзем баланы теш табибына яздыра алмыйча, ай буе җәфаландым. Нәтиҗәдә, тγләγле хезмәттән файдаланырга туры килде, пломба салыр өчен ике мең сум акчаны калдырып чыктык. Элек талонны иртәнге өчтә килеп, су буе чират торып алырга мөмкин иде. Авыр, билгеле, әмма нәтиҗәле ысул.

Бервакыт танышым кулын сындырды. Травматологиягә барып кайткач, озак кына зарланып утырды бу миңа. Табиб моңа көнен, вакытын кγрсәтеп, талон язып биргән. Билгеләнгән көнне килгәч, биредә керγ талон буенча тγгел, ә чират буенча икәнлеге ачыкланган. Чөнки беренче мәртәбә травматологиягә мөрәжәгать итγчеләрне дә шул ук табибка җибәргәннәр.

- Иртәрәк килергә булган икән. Җитмәсә, ишек өстендәге таблосы да γчекләгәндәй, «фәләненче номер, керегез», дип әйтеп тора, - диде танышым.

Тγбән Камада яңа проекттан зарланучылар кγп. Кеше авыруын кичектерә алмый. Язылгач та, вакытында өлгермичә, соңга калса, кабул ителми, яңадан язылырга кирәк. Табибка, бер авыруны карау өчен, 15әр минут бирелә. Алар роботлар тγгел бит. Кабинет янындагы чиратлардан котылачакбыз, диюче тγрәләр үзләренең махсус табибларына тγгел, ә безнең кебек, инфомат аша язылып, йөреп карасыннар иде. Мисал өчен, грипп котырган вакытта нишләрләр иде икән алар? Анда авыручыларның саны бермә-бер арта бит.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев