Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Күкрәкчәдә сакласаң...

Кеше акчасын банктан урлауга караганда, күкрәкчәдән чәлдерү җиңелрәк икән. 10 мең сум пенсиясен алган бер хатын «квартплата» түләгәннән, кирәк-ярак сатып алганнан соң калган 2520 сумын үзенең иң ышанычлы урынына салып куйган. Кичен моның янына 31 яшьлек бер танышы килеп, бурычка 100 сум акча сорап торган. Вак акчасы булмагач, бу хатын...

Кеше акчасын банктан урлауга караганда, күкрәкчәдән чәлдерү җиңелрәк икән.

10 мең сум пенсиясен алган бер хатын «квартплата» түләгәннән, кирәк-ярак сатып алганнан соң калган 2520 сумын үзенең иң ышанычлы урынына салып куйган. Кичен моның янына 31 яшьлек бер танышы килеп, бурычка 100 сум акча сорап торган. Вак акчасы булмагач, бу хатын күкрәкчәсеннән 500 сумлык купюраны чыгарып биргән, әмма 400 сумын тиз арада кире кертеп бирергә кушкан. Берникадәр вакыт узгач, бу адәм бер әшнәсе белән килеп, акчаны телевизорга алмаштырырга тәкъдим иткән. Хатын ризалашмагач, аның авызын томалап, күкрәкчәсеннән 2020 сум акчасын алган. Акчасыз калган хатын балконга һава суларга чыккан улы һәм аның өч дусты янына чыгып, үзен талаганнары турында әйткән. Тик талаучыдан җилләр искән булган инде.

Берничә мәртәбә хөкем каршысына баскан булуын исәпләп, суд әлеге адәмне өч елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тиешле җәзасын ул катгый режимлы колониядә үтәячәк. Өстәвенә, күкрәкчәдән урланган 2020 сум акчаны хатынга кире кайтарырга мәҗбүр булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев